Уфада 12-14 декабрьдә VI Бөтендөнья башкортлары корылтае узачак. Чираттагы съездны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы нигезендә уздырачаклар. Форумда республикадан, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500 дән артык делегат катнашыр дип көтелә. Чара кысаларында “Торатау” конгресс-холлында форумнар, түгәрәк өстәлләр, секцион һәм пленар утырышлар узачак. Чараның максаты -милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, башкорт халкының рухи мәдәниятен саклау һәм үстерү, төбәктән читтә яшәүче ватандашларга ярдәм итү.
Шуны да искәртик: башкортларның бишенче бөтендөнья корылтае барышында башкорт халкына, республика территориясендә яшәүче барлык халыкларга кагылышлы төрле проблемалар буенча карарлар кабул ителде. Монда рухи үсеш, мәдәният,тел, ассимиляция һәм интеграция мәсьәләләре, башкортларның туган төбәгеннән читтә бүгенге хәле проблемалары да бар. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә республикада башкорт телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән берничә проект тормышка ашырыла алды. Бу полилингваль гимназияләрнең тулы бер челтәре эше дә, башкорт теле буенча халыкара диктант та, шулай ук аны популярлаштыру буенча проектларга грант ярдәме күрсәтү буенча ел саен үткәрелә торган конкурслар да.
Башкорт халкы съездына әзерлек кысаларында агымдагы елның язында ук республикада районнардагы башкорт корылтайларының отчет-сайлау җыелышлары узды, форумга барачак делегатлар сайланды. Анда безнең муниципалитетны район башкортлары корылтае рәисе Әкълимә Гаеткулова тәкъдим итәчәк. Әкълимә Бүләкбай кызы башкорт халкы съездына нинди идеяләр белән баруы турында сөйләде.
- Халкыбыз өчен әһәмиятле мондый вакыйгада катнашуыма бик шатмын. Корылтайда тел мәсьәләсенә игътибар бирелер дип уйлыйм. Минемчә, бүгенге көндә безнең төп бурычыбыз – башкорт телен, милли мәдәниятне саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру. Хәзер проблема шунда ки, балалар туган телен белми. Әгәр моңа балалар бакчасында нигез салынса, туган телне мәктәптә өйрәнү җиңелрәк булыр иде. Хәзергә без бу мөһим мәсьәләдә ата-аналар, тәрбиячеләр һәм балалар арасында элемтә күрмибез.
Республикадагы барлык башкорт корылтайларының төп юнәлеше ата-аналар белән эшләү булырга тиеш дип саныйм, чөнки нәкъ менә гаиләдә без яшәгән җирнең мәдәниятен һәм телен саклау нигезләре салына.
- 2024 нче ел Бөтендөнья башкортлары корылтае тарафыннан Яшьләр елы дип игълан ителде. Районыбызда нинди чаралар уздырылды?
- Иҗтимагый берләшмәнең эшен яшьләр катнашлыгыннан башка күз алдына да китереп булмый. Без аларны районда уздырыла торган барлык чараларга җәлеп итәргә тырышабыз. Бу мәдәни, спорт чаралары гына түгел, экологик һәм төзекләндерү буенча өмәләр дә, волонтерларга маскировка челтәрләре үрүдә, блиндаж шәмнәре ясауда ярдәм күрсәтү, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашулар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Календарь даталарын уздыруга да зур игътибар бирәбез. Мәсәлән, 27 гыйнвар көнне Батыр авылы мәдәният йортында Студентлар көненә багышланган түгәрәк өстәл үткәрелде. Оештыручылар аның ничек барлыкка килүе турында сөйләделәр. Студентлар үзләренең уңышлары һәм яңалыклары белән уртаклаштылар. Аннары чара брейн-ринг формасындагы интеллектуаль уены белән дәвам итте.
Бөек Ватан сугышы фронтында, Әфганстанда, махсус хәрби операция зонасында уздырылды. Әлеге патриотик чараларда Стәрлебаш, Куергазы, Миякә, Мәләвез районнары спортчылары да катнашты.
27 июнь көнне Батырда Яшьләр көненә багышланган “Киләчәк энергиясе” исемле интеллектуаль брейн-рингы узды. Уенда “Книголюбы” һәм “Веселые умники” командалары көч сынашты. Батыр мәдәният йортының “Аманат” башкорт халык театры быел тамашачылар хөкеменә Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар!” һәм заманча драматург Владимир Жеребцов пьесасы буенча “ Плачет ива за горой”, Урал Галиевның “Будем жить” повесте буенча ике спектакль тәкъдим итте . Ел дәвамында районыбызның яшь талантлары муниципалитетны республика дәрәҗәсендәге төрле мәдәни-массакүләм чараларда да тәкъдим иттеләр. Алар Мәләвез районында узган 2нче районара “Нөгөш буйҡайҙары аҡ томан” җыр һәм шигърият фестивалендә, “Башкорт аты” (Баймак районы) республика башкорт токымлы атлар фестивалендә, “Рух майҙаны” бәйрәмендә (Яшьләр форумы, Күгәрчен районы), “Бауырһаҡ-фест” фольклор һәм һөнәрчелек фестивалендә һәм “Тылсымлы курай” курайчылар конкурсында дипломнар, мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Быел көз Юлдаш авылы клубы мөдире Филүз Юлдашбаев районның башкорт авыллары үзешчәннәре–солистларының “Без бергә” хәйрия концертын оештырды. Җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә ярдәм итүгә юнәлдерелде. 15 ноябрь көнне Батыр авылы мәдәният йортында РФ Кораллы Көчләрендә хезмәттән кайткан солдатларның “Ватанны саклаучылары белән горурланабыз”дип исемләнгән очрашуы узды. Һәркем хезмәт вакытындагы иң истә калган хатирәләре белән бүлешеп , фотосурәтләре белән уртаклашып, хәрби хезмәткә чакырылучыларга киңәшләрен бирделәр. Районыбызда яшьләргә ярдәм итү, аларның омтылышлары, патриотизм тәрбияләү, талант һәм сәләтләрне ачыклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.
- Башкорт корылтаена нинди теләкләрегез булыр?
- Ышанам ки, иҗтимагый инициативалар ишетелер, социаль әһәмияткә ия программалар тәкъдим ителер, республика алга таба үсешен дәвам итәр. Съездда катнашучыларга, төбәк халкына тынычлык, тотрыклылык телим, кешеләр иртәгәге көнгә ышансын, телләрен һәм традицияләрен сакласын.
Венер АКЧУРИН, Михайловка авыл советы авыл биләмәсе башлыгы:
- Җәмәгать оешмалары урындагы үзидарәне үстерүдә мөһим роль уйный. Беренче чиратта, халыкны тәрбияләү һәм кешеләрне иҗтимагый-файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү. Районыбызда “Аек авыл” республика конкурсында моңа кадәр Яңа Явыш, Юлдаш, Кирюшкино авыллары катнашкан иде. Ә былтыр һәм быел – безнең Батыр авылы. Әлеге проект кысаларында төзекләндерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мәдәни, спорт, агарту чаралары һәм акцияләр уздырыла. Ягъни безнең урындагы башкорт корылтае авыл биләмәләре хакимиятләре алдына торак пунктларны үстерү буенча җитди бурычлар куя. Авылларыбыз яшәсен һәм чәчәк атсын өчен киңәшләшеп, бергәләп, эшлибез.
Фото тәкъдим ителде.
-Без чыннан да башкортлар корылтаен көтәбез. Бу милләт, республика өчен әһәмиятле вакыйга булачак. Мәгънәсе турында күп уйланабыз, чөнки Корылтайны без үзебез өчен дә, Русия Федерациясеннән читтә яшәүче башкортлар өчен дә катлаулы вакытта җыябыз, - диде Радий Хәбиров 2024 елның 3 декабрендә үткән туры бәйләнеш вакытында. |