+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
13 март 2017, 15:48

Яшь армиячеләр отряды сафлардан узды

Оборона министры Сергей Шайгу 22 февральдә Дәүләт думасында “хөкүмәт сәгатендә” депутатларга хәрби ведомствоның төп эш юнәлешләре турында мәгълүмат бирде. Депутатларның берсе “Яшь армия” хәрәкәте перспективасы белән кызыксынды. Министр илдә барлыгы 40 меңнән артык яшь армияче булуын һәм аларның арта баруын әйтте.

Бу хәрәкәткә Федоровка кызлары һәм егетләре дә кушылды. 25 укучы тантаналы рәвештә ант бирде һәм яшь армияче значогына ия булды. Шушы матур вакыйга белән балаларны район хакимияте башлыгы урынбасары Э. Сәлишев, яшьләр эшләре һәм спорт комитеты рәисе Г. Рамазанов, БР Мәләвез шәһәре, Мәләвез һәм Федоровка районнары хәрби комиссары Р. Кантимеров, Федоровка районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары җәмгыяте рәисе, запастагы подполковник Р. Гыйбадуллин котлады. Алар балаларга чын патриот булып үсүләрен һәм киләчәктә Русия данын якларга әзер булуларын теләде. Яшь армиячеләр гимны яңгырады.

Бу көнне укучылар өчен шулай ук тагы бер мөһим чара – җыр һәм строй район конкурсының зональ этабы узды. Ә Федоровка 2нче мәктәп зонасына кергән командалар төгәл һәм дөрес итеп команда бирү, урында һәм хәрәкәт иткәндә саф күнекмәләрен, дисциплинасын үтәү һәм хор белән патриотик җырлар башкару осталыкларын күрсәтте. Җыелучыларның барысын да Новоселкадан Новоселка зонасында җыр һәм строй смотр-конкурсында җиңүче “Русские витязи”командасы сәламләде. Аларның 10 ел рәттән шушы конкурсның җиңүчеләре булып килүләрен һәм һәрвакыт үзенчәлекле костюмнары, җырны матур итеп башкарулары һәм команда, приемнарны төгәл үтәүләрен билгеләп китәргә кирәк.

Ярышучыларның җыр репертуарлары һәм әзерлек дәрәҗәсе төрле иде. Оештыручылар һәм жюри билгеләп китүенчә, чыгышларны чагыштыру да авыр булды. Һәр команда үзенчәлекле булды һәм хәрәкәтләренең төгәл булуы белән аерылып торды.

Патриотик эчтәлекле җырларны сәхнәләштерү конкурсында катнашучылар җырларны һәм рольләрне матур итеп, артистларча башкарулары белән таң калдырды.

Бу конкурслар шулай ук Новоселка һәм Бала-Чытырман зоналарында да үтте. Анда укучылар чагу һәм матур номерлар күрсәтте.

Читайте нас: