+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
19 сентябрь 2017, 14:27

Ярминкә - көзге муллык бәйрәме

Федоровка авылы үзәгендә узган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе иртән-иртүк үз продукцияләрен сатарга теләүчеләрне җыйды. Тәмле шашлык исе “Гермес” кулланучылар җәмгыяте палаткасына җәлеп итте. Монда яңа пешкән икмәк, пироглар, ысланган тавыклар сатып алырга була иде.

“Барысы да 20 сумнан” яшелчәләрне теләп алдылар.
“Барысы да 20 сумнан” яшелчәләрне теләп алдылар.
Федоровка авылы үзәгендә узган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе иртән-иртүк үз продукцияләрен сатарга теләүчеләрне җыйды.

Тәмле шашлык исе “Гермес” кулланучылар җәмгыяте палаткасына җәлеп итте. Монда яңа пешкән икмәк, пироглар, ысланган тавыклар сатып алырга була иде.

“Башкорт казы” җәмгыяте каз ите тәкъдим итте. Зирек агачы төтене белән ысланган тавык ите беренчеләрдән булып сатылып бетте. Сатучылар продукцияләрен тәмләп карарга да бирде. Реклама сыйфатында һәм сату өчен предприятие төрле токымлы һәм яшьтәге казларны күргәзмәгә куйды. Ике айлык тере бройлерлар бик тиз сатылып бетте.

Сатучы Голенастовлар (ШЭ Е. Е. Голенастова) товарларын рекламалап, сатып алучыларны чакырып торды. Аларның продукциясе өч өстәлдә урын алды. Итәгатьле мөнәсәбәт, сыйфатлы ризыклар авыл халкы күңеленә хуш килде. Иген, бодай, катнашазык сатып алдылар. Шәхси эшкуарларның балык, ит, яшелчә һәм җиләк-җимешләренә чират зур булды.

Нинди ярминкә татлы балсыз үтә ди инде? Бу ризыкны урындагы һәм Дедово, Югары Явыш, Гавриловка, Бала-Чытырман, Кирюшкино һәм Батыр авылларыннан килгән умартачылардан сатып алырга мөмкин иде.

Хуҗабикәләр үзләреннән арткан продукцияне сатуга алып чыккан. Алар өстәлендә сөт, май, эремчек, каймак, дуңгыз мае, хуш исле сарымсак белән суган урын алган.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда үстерелгән яшелчәләрне дә тиз арада сатып алып беттеләр. Я. Б. Фәткуллин (Батыр авылы) кәбестә сатты. Кишер, бәрәңге, суган, чөгендер белән шәхси эшкуар В. Ветров (Гончаровка авылы) сәүдә итте. Авыл халкы Коралачык авылы сатучысыннан (ир исемен әйтергә теләмәде) сатып алган кишерне мактады. Берничә урында Покровка һәм Федоровка кешеләре бәрәңге сата иде.

Теләге булганнар ярминкәдә яңа суелган сыер малы, сарык һәм дуңгыз итләре сатып алды. Район ветстанциясе белгече Лена Ибраһимова иртүк сәүдә рәтләре буйлап йөреп, итләргә кләймәләр сугып чыкты.

“Балык” балык хуҗалыгы”ннан китерелгән 100 килограммнан артык тере карп бер сәгать эчендә диярлек сатылып бетте.

“Азат” җәмгыяте (“Регион-сервис” җәмгыяте) “Доброе утро” исеме астындагы барысына да таныш сөт продукциясен тәкъдим итте.

Кайгыртучан хуҗалар ярминкәдә отышлы хакка дуңгыз балалары, бозаулар, тавык һәм үрдәкләр сатып алды. Сәүдә рәтләрендә аларга азык та сатып алу мөмкинлеге бар иде. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рощупкинның (Ключевка авылы) солысын сатып алып бетерделәр. “Бөркетле” предприятиесе (Гончаровка авылы), М. В. Фрунзе исемендәге кооператив (Динес авылы) бодай һәм арыш сатты. “Азат” җәмгыятенең прессланган саламы да тиз арада сатылып бетте.

В. Митрофанов бакчачыларга черемә ташыды. Ә менә сатуга утын хәзерләп өлгеми калган. Заказлар күп булган. Миякәдән килгән эшкуарлар гаиләсе хризантема һәм бакча җиләге үсентеләре алып килгән.

Сату-алулар озакка бармады. Халык ярминкәдән канәгать калды. Күпчелеге мондый ярминкәнең тагы үткәрелүен, чарага тагы да күбрәк фермер һәм эшкуарлар чакырылуын теләде.


Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.


Фәнис АКЧУРИН

фотосы.
Читайте нас: