+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
26 сентябрь 2017, 12:19

Туган телне, йолаларны сакларга

“Покш эрзянь чи” – Зур мордва көне төрле чараларга һәм очрашуларга бай булды. Алар барысы да республикада мордва җәмәгать хәрәкәтенең башлануына һәм “Башкортстан Республикасының мордва милли-мәдәни үзәге” төбәк җәмәгать оешмасының(арытабан РОО “МНКЦ БР”) 20 еллыгына багышланган иде. М. Солтанголов үз эшләре белән таныштыра.

Музейда булдылар

Кузьминовка авылының Советлар Союзы Герое Н. Т. Антошкин исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе – республикада бердәнбер мукшы теле укытылган белем бирү учреждениесе. Нәкъ шунлыктан ул бәйрәмдә катнашучыларны кызыксындырды да инде.

Кунакларны рус, башкорт һәм мордва кызлары матур костюмнарда күпереп пешкән икмәк һәм тоз, тәмле коймаклар һәм бал белән каршы алды. Арытабан кунакларны мәктәп музеена алып керделәр. Бүлмәдә экспозицияләр аерым блоклар, темалар буенча урнаштырылган. Делегатларны мордва йорты почмагы кызыксындырды, анда йорт җиһазлары, милли киемнәр, эш кораллары, шулай ук мукшы йолалары һәм традицияләре турында бәян ителгән материаллар урын алган иде. Моннан тыш, экскурсантларны Кузьминовка тарихы белән таныштырдылар, танылган якташлары – герой Н. Т. Антошкин турында сөйләделәр. Элек мәктәптә булган пионер һәм комсомол оешмалары почмаклары, авылның алдынгы эшчәннәре, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, ветеран укытучылар һәм хезмәт ветераннары белән таныштырдылар.

Кунакларда музейдагы экспонатлар һәм балаларның кече туган илләре тарихы турында яхшы белүләре уңай тәэссорат калдырды. Шулай ук алар коридордагы мукшы телендә язылган стендларга игътибар итте.


Казанышлар һәм проблемалар турында сөйләделәр

Район хакимияте утырышлар залында отчет-сайлау конференциясе узды, анда республиканың 12 районынан һәм дүрт шәһәреннән делегатлар катнашты. Барлык җыелучыларны район хакимияте башлыгы В. Ф. Насретдинов җылы сәламләде. Венер Фәрит улы район турында сөйләде, аның икътисади торышы белән таныштырды. Республика Башлыгы хакимиятенең милли сәясәтне тормышка ашыру бүлеге мөдире урынбасары И. Н. Ханов җылы каршы алганнары өчен рәхмәт әйтте һәм конференция делегатларына БР Башлыгы хакимияте җитәкчесе В. А. Нагорныйның сәламләвен укып ишеттерде.

Конференциянең мәртәбәле кунагы, Мордва (мукшы һәм эрзя) халкының төбәкара җәмәгать оешмасы рәисе, Н. П. Огарёв исемендәге Мордва Дәүләт университеты филология факультеты деканы Ю. А. Мишанин үзе җитәкләгән җәмәгать оешмасы эшчәнлегенә кыскача тукталып үтте. Аның тәкъдиме белән конференциядә катнашучылар республика җәмәгать оешмасының элекке җитәкчеләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.

“Телнең үсеше, тарихи истәлеге безнең һәрберебезгә бәйле. Үзеңнең тамырларыңны, тарихыңны, телеңне белергә, онытмаска һәм башка халыклар белән бергә яшәргә кирәк”, - дигән сүзләр белән тәмамлады ул чыгышын.

Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге турында Дуслык йорты методик оештыру эше бүлеге начальнигы Ф. Ф. Җамалетдинов сөйләде һәм Ю. Н. Герасимовага БР Халыклар ассамблеясе җитәкчесе З. Я. Рәхмәтуллинадан сәламләү хаты тапшырды. Аннары конференциядә катнашучыларга татарлар, чувашлар, төрекмән, әрмән, дагыстан һәм Башкортстанда яшәүче башка халыкларның җәмәгать оешмалары вәкилләреннән видеохатлар күрсәтелде. Руслар Соборыннан сәламләү хаты тапшырылды. Район татарлары милли-мәдәни автономиясе исеменнән аның рәисе С. Р. Хәйбуллина чыгыш ясады.

Арытабан делегатлар конференциянең эшче органнарын: исәп, мандат, редакция комиссияләрен, секретариат, конференция рәисен сайлады.

“БР Мордва милли-мәдәни үзәге” республика җәмәгать оешмасы рәисе, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Ю. Н. Герасимова отчет доклады белән чыгыш ясады. Мордва катнашкан күпсанлы төбәкара һәм республика күләмле милли-мәдәни чараларны санап, Юлия Николаевна хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә тукталды. Шуларның берсе – мордва милләтеннән булган танылган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү. Мәсәлән, әдәби эшләр конкурсы үткәрү, киңкүләм мәгълүмат чараларында мәкаләләр бастыру, юбилейлы чаралар оештыру. Шулай ук, ел саен үткәрелүче “Юртов укулары”н Федоровка авылы китапханәсе карамагындагы БР мордва халкы белән эшләр буенча секторы үткәрә алыр иде. Мордва теле укытучылары “Идел– дөнья елгасы” фестивалендә катнаша ала.

Бергәләп хәл итә торган проблемалар да бар. Яшьләр арасында мордва телен белүчеләр аз – шәһәрдәге укучыларның 90 проценты туган телен белми. Бу мәсьәләне хәл итүдә мәктәп төп роль уйный. Ун ел элек мордва теле республиканың 12 мәктәбендә укытылса, хәзер нибары алтысында гына. Туган телне өйрәнү вакыт һәм сабырлык таләп итә. Ата-аналарга да балалары белән туган телләрендә сөйләшергә кирәк.

Республикада 20 меңнән артык мордва яши, күпчелеге – шәһәр халкы. Ә шәһәрләрдә туган тел онытыла һәм кулланылмый. Шуңа күрә җәмәгать оешмасы өчен эш күләме зур. Мордва яшьләрен милли төркемнәр оештыруга җәлеп итәргә, турпоходлар, башка төрле чаралар үткәрергә, социаль челтәрләрдә туган телдә аралашырга кирәк.

“БР Мордва милли-мәдәни үзәге” республика җәмәгать оешмасы рәисе урынбасары Ю. Т. Сергеев Ю. Н. Герасимованың отчетын тулыландырды һәм 90 еллардагы видеохроникадан кадрлар күрсәтеп, барысы да ничек башлануы турында искә төшерде.

Бишбүләк районының Каменка авылыннан И. П. Шишкина докладын яшь буынны тәрбияләүгә багышлады. Рус телендә дә, мордва телендә дә сөйләшеп, туган телдә аралашып балаларны кечкенәдән халык йолаларына, уеннарына, җырларына өйрәтүләре, ничек итеп халык авыз иҗаты белән таныштырулары турында сөйләде. Эстафетаны укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре дәвам итә. Мәктәптә мордва телендә гәзит чыгарыла, мордва иҗаты өйрәнелә, музее бар, туган телдә шигырьләр сөйләү конкурслары оештырыла.

Стәрлетамак күппрофильле көллият студенты А. А. Киперова уку йортында мордва бүлеге ачылган еллар, студентларның республика төбәкара конкурсларда катнашуы, иң беренче Стәрлетамак-Саранск видеоконференциясе, “Ашо килейне” ансамбле эшчәнлеге турында сөйләде. Әлеге вакытта укытучылар һәм студентлар яңа юнәлешләр: шәҗәрәләрне өйрәнү аша тел һәм йолаларны саклап калу өстендә эшли.

Ярмәкәй районының мордва милли-мәдәни үзәге рәисе А. Н. Головин оптимизация аркасында мәктәпләр ябылуы проблемасы турында сөйләде. Балалар төрле мәктәпләргә йөреп укый һәм бар җирдә дә мордва теле өйрәнелми. Александр Николаевич шушы уңайдан һәр районда мордва телен өйрәнү өчен тәгаен мәктәпләр билгеләргә тәкъдим итте.

Залдан мордва телен өйрәнү өчен китаплар җитешмәве турында сорау булды. Делегатларның берсе “Урал-батыр” эпосын яттан сөйләү конкурсын башкорт телендә генә түгел, ә мордвача да үткәрергә тәкъдим итте.

Арытабан конференциядә катнашучылар исәп, мандат һәм ревизия комиссияләре вәкилләре докладларын тыңлады һәм аларны раслады. Федераль канунияткә ярашлы, Җәмәгать оешмасы Уставына үзгәрешләр кертелде. Делегатлар Юлия Николаевна Герасимованы бертавыштан “БР Мордва милли-мәдәни үзәге” республика җәмәгать оешмасы рәисе итеп сайлады, 19 кешедән торган оешма советы, ревкомиссия сайланды һәм резолюция кабул ителде.

Конференциядән соң үткән җәмәгать оешмасының беренче утырышында Сергеев Юрий Геннадьевич аның рәисе итеп сайланды.


Осталар рминкәсендә

Мәдәният йорты каршында кадерле кунакларны район ансамбльләре матур җырлар белән каршы алды. Җылы мөгамәләдә булды бу очрашу. Делегатлар кайнар коймаклардан, чәкчәк, кымыз һәм сырадан, хуш исле икмәктән авыз итте. Аннары барысы да осталар ярминкәсенә чакырылды.

Район мәдәният йорты фойесында урын алган халык осталары күргәзмәсе белән Надежда Ветрова таныштырды.

Горшечниковлар нәселе, тырыш тимерчеләр турында Зинаида Пирковская сөйләде. Раиса Барышникова кызыклы шәҗәрә тәкъдим итте. Бу нәсел вәкилләре оста калайчылары, балта осталары һәм умартачылары белән дан казанган. Кузминовкалылар мукшы халкының традицияләрен шушы көнгәчә кадерләп саклый. Алар кәләшнең булачак ире туганнары өчен бүләккә бизәнгечләр ясау буенча йола күрсәтте. Икмәк салу һәм кабартып коймак пешерү серләрен Блинниковлар яхшы белә һәм саклый.

Районыбызның билгеле осталары Мортаза Солтангулов, Халисә Багаева, Фәридә Хөсәенова, Кәшифә Абдуллина үзләренең үзенчәлекле кул эшләрен тәкъдим итте.

Төрле техникада (майлы буяулар, мулине һәм сәйлән, тасмалар белән чигелгән) ясалган картиналарын Рәфис Вәлитов, Александра Белякова, Лариса Сиднева алып килгән.

Алёшкино осталары томалап пешергән хуш исле чәйне барысы да авыз итте, Новоселкадан Людмила Данилкинаның бирнәгә йон юрган сыруын, ә Вера Петрованың (Кирюшкино авылы) чуваш халык баш киемнәре ясавын зур кызыксыну белән күзәтте. Федоровка авылының балалар иҗаты үзәге яшь осталарның матур кул эшләрен тәкъдим итте.

Стәрлетамак, Кырмыскалы, Бишбүләк һәм Чишмә районнары осталары сәйлән тезеп, чигеп ясаган эшләрен, курчакларын күрсәтте.


Дорамо бәйрәмгә чакыра

Бәйрәм программасын ачу бик матур һәм күркәм үтте. Сәхнәдә Җирдә мордва халкы барлыкка килү легендасын чагылдырган вакыйга күрсәтелде. Кулларына ап-ак чәчәкле алмагач ботаклары тоткан бию коллективы аның төп бизәге булды. Залдагы халык тамашаны сокланып карады һәм “Килейне” ансамбле, солистлар Н. Буркина, И. Васильева, В. Маганев һәм Н. Батраев башкарган “Умарина” җырын кинәнеп тыңлады. Дорамоның көчле тавышы бар мордваны җыйган, диярсең.

Тамашачылар “Мордва. курай йолдызлыгында 300 ел” китабы туеннан БРда мордва мәдәнияте барлыкка килү тарихы, процессы, мордва хәрәкәтенең барлыкка килү юлы турында белде.

Шушы күркәм бәйрәм кунакларын һәм федоровкалыларны район хакимияте башлыгы В. Насретдинов сәламләде. Ул Федоровка җирендә фестивальдә катнашучыларны каршы алу бик мактаулы булуын билгеләде. Нәкъ федоровкалылар мордва мәдәниятен тергезүчеләр булып тора. Ә безгә, яшь буынга аны саклау һәм үстерү бурычы йөкләтелгән. Районда бу уңайдан зур эш башкарыла. Елдан-ел фикердәшләр арта.

Венер Фәрит улы мордва халкы мәдәниятен һәм традицияләрен саклауда актив катнашканнарның барысына да район хакимияте грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Ирле-хатынлы Батраевларга һәм “Заготбытсервис” җәмгыяте директоры Василий Сайкинга Рәхмәт хаты тапшырылды.

БР Мәдәният министрының беренче урынбасары В. Латыйпова сәламләү хаты укыды. Ул район хакимияте башлыгы В. Насретдиновка һәм мәдәният бүлеге начальнигы Б. Сираҗетдиновка рәхмәт белдерде, Н. В. Ветровага һәм Н. И. Батраевка грамота тапшырды. Мордваның милли традицияләрен һәм мәдәниятен үстерүдә керткән өлешләре өчен Марина Васильева белән Надежда Зуёнкова Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.

Мордва (эрзя һәм мукшы) халкының төбәкара җәмәгать оешмасы рәисе, профессор Юрий Мишанин котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Юрий Ильин һәм Булат Сираҗетдинов Мордовия мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Укытучылар Мария Нугаева белән Ирина Балянова мордва халкының телен, мәдәниятен, традицияләрен саклау буенча башкарган эшләре өчен Мордва Республикасы Мәгариф минстрлыгының рәхмәт хатын алды.

“БР Мордва милли-мәдәният үзәге” республика җәмәгать оешмасы рәисе, БР Дәүләт җыелышы –Корылтай депутаты Юлия Герасимова барысын да тарихи вакыйга, мордва үзәге барлыкка килүнең 20 еллыгы белән котлады. Ул район башлыгына ярдәме өчен рәхмәт әйтте, арытабан да хезмәттәшлекнең дәвам итүен, ә Федоровканың матур һәм күпмилләтле Башкортстанның мордва башкаласы булып калуын теләде. Бу күркәм чара концерт белән тәмамланды. Мордва Республикасының атказанган артисты Оксана Глобова һәм Русиянең һәм Мордовиянең халык артисты Александра Куликова чыгышлары тамашачыларның күңеленә хуш килде.

Лилия ХӘМИДУЛЛИНА,

Светлана ЗАЙЦЕВА, Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Фәнис АКЧУРИН фотолары.

Читайте нас: