+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
3 октябрь 2017, 13:34

Бәйрәм концерты матур бүләк булды

Беренче октябрьдә ел саен Өлкәннәр көне билгеләнә. Ул районыбызда да бик матур үтте.

Фестивальдә катнашучыга диплом тапшырыла.
Фестивальдә катнашучыга диплом тапшырыла.
Беренче октябрьдә ел саен Өлкәннәр көне билгеләнә. Ул районыбызда да бик матур үтте.
Тантана сәбәпчеләрен район хакимияте башлыгы Венер Насретдинов котлады. Ул әби-бабайларны игътибарсыз калдырмаска сүз бирде, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү максатыннан районда нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде. Район тормышында актив катнашучы авыл халкын матур сюрприз көтте. Венер Фәрит улы өлкән буынның “Мин яратам сине, тормыш” Республика конкурсы лауреатларына дипломнар тапшырды.
Читайте нас: