+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
3 октябрь 2017, 13:30

Ихтыяҗ зур булды

Сентябрьнең соңгы көне район халкын янә авыл хуҗалыгы ярминкәсенә җыйды.

«Кәбестә тозлаячакбыз!»
«Кәбестә тозлаячакбыз!»
Сентябрьнең соңгы көне район халкын янә авыл хуҗалыгы ярминкәсенә җыйды.
Фёдоровка үзәгендә сатучылар үз продукцияләрен тәкъдим итте. Эшкуарлар иген, салам, кәбестә, бәрәңге һәм суган тәкъдим итсә, гади авыл халкы бакчаларында үстергән яшелчәләренең үзләреннән артканын һәм бал сатты.
Ярминкә бу юлы үткән атнадагы кебек үк бик җанлы бармады. Әллә федоровкалыларны яңгырлы көн куркытты, әллә башка сәбәбе булды. Чөнки, кайберәүләр ярминкәгә бары тик ит, сөт ризыклары һәм балык алырга гына килүләрен әйтте.
- Сыер малы ите бөтенләй юк, дуңгыз итен дә бер генә урында саталар, ул да бар кешегә дә җитмәде. Сөт, каймак, май бөтенләй юк. Ярминкә – начар. Иген һәм яшелчәләр саталар. Кишер, кәбестә, суган – үзебездә дә җитәрлек уңды, дип зарланды ярминкәгә килүчеләрнең берсе. – Үткән ярминкәдә иген күп иде, ә менә катнашазык булмады. Ярый әле миңа аны заказ белән китереп бирделәр.
Читайте нас: