+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
13 октябрь 2017, 13:45

Республика көненә матур бүләк

Республика көнен беренчеләрдән булып юрматылылар билгеләде, дөресрәге, ремонт ясалган гомуми белем бирү мәктәбен ачу бу бәйрәмгә туры китерелгән иде. Моннан соң тантаналар Гончаровкада дәвам итте.

Ирле-хатынлы  Батраевлар чыгышы.
Ирле-хатынлы Батраевлар чыгышы.
Республика көнен беренчеләрдән булып юрматылылар билгеләде, дөресрәге, ремонт ясалган гомуми белем бирү мәктәбен ачу бу бәйрәмгә туры китерелгән иде. Моннан соң тантаналар Гончаровкада дәвам итте.

Юрматы мәктәбендә мәртәбәле кунакларны икмәк-тоз белән урындагы үзешмәкәр сәнгать артистлары каршы алды. Авыл халкының, укытучыларның һәм укучыларның шатлыгын уртаклашырга Башкортстан Республикасы Башлыгы ярдәмчесе, Республика Башлыгы хакимияте вәкиле Харрасов Салават Фәттах улы, муниципаль район хакимияте башлыгы Венер Фәрит улы Насретдинов килгән иде.

Быел мәктәп бинасында һәм “Кояшкай” балалар бакчасында (алар икесе бер түбә астында урнашкан) урындагы башлангычларга ярдәм программасы буенча тәрәзәләрне пластикка алмаштырганнар. Бу эшләр бинаның икенче катында һәм спорт залында башкарылган. Кунаклар балалар бакчасындагы яңартылган бүлмәләрне карады.

Балалар бакчасы мөдире Розалия Миңлеәхәт кызы: “Бердәм Русия” партиясенең “Реаль эшләр” программасы буенча суүткәргечне яңарттык, канализация ясадык, ә урындагы башлангычларга ярдәм программасы буенча тәрәзәләрне алмаштырдык. Иркен, якты булып калды. Ярдәмнәре өчен барысына да рәхмәт”, - диде.

Салават Фәттах улы балалар белән әңгәмәләште:

- Спорт белән шөгыльләнергә яратасызмы, сезне җырларга өйрәтәләрме?- дип кызыксынды.

Җавап итеп балалар шаян җыр башкарды.

Делегация спортзалга узды. Монда аларны укучылар спорт биюе белән каршы алды. Арытабан яшь спортчылар ярышларда яулаган кубокларын күрсәтте.

Мәктәп директоры Р. Г. Тимербулатова район хакимияте һәм авыл биләмәсе башлыкларына, Юрматы авылы халкына һәм төзелеш спонсорларына рәхмәт әйтте.

Пугачев авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Р. Т. Вәлитов башкарылган эшләр турында бәян итте:

- Ике ел эчендә без зур эшләр башкардык. Мин активлык күрсәткәннәре, башлангычларыбызга ярдәмнәре өчен барлык катнашучыларга да рәхмәтлемен. Без киләчәктә дә менә шундый программаларда катнашачакбыз. Безнең ниятләребез күп, аларны тормышка ашырырга өметләнәбез.

Федоровка районы муниципаль район хакимияте башлыгы В. Ф. Насретдинов барысын да Республика көне белән котлады. Ул юрматылыларның тырышлыгын һәм инициативасын югары бәяләде. Төзелештә дә, спортта да, укуда да ирешелгәннәр белән генә чикләнмәскә өндәде. Шулай ук Венер Фәрит улы Дәүләт Думасы депутаты З. Байгускаровның, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Р. Хисмәтуллинаның котлау сүзләрен җиткерде. Чыгышы ахырында урындагы башлангычларга ярдәм программасын әзерләүдә һәм тормышка ашыруда актив катнашучылар: Г. М. Чурбаевага, Р. Ф. Зыякаевага муниципаль район хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды. Салават Фәттах улы чыгышында авыл халкын бәйрәм белән котлады, башкарылган эшләр белән канәгать булуын белдерде һәм барысына да иминлек теләде.

Аннары кунаклар Гончаровка авылының яңартылган мәдәният йортында булды. Алар урындагы кул осталары эшләре күргәзмәсе белән танышты.

Чараның тантаналы өлеше балалар бию ансамбле чыгышы белән башланып китте. Гончаровка авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Г. М. Идрисов чыгышында:

- “Авыл мәдәният йорты” программасы буенча без авыл мәдәният йортының матди-техник базасын яңарттык: тамашачылар өчен утыргычлар, сәхнә киемнәре, тәрәзәләргә пәрдәләр, аппаратура һәм үзешмәкәр сәнгать артистлары өчен костюмнар сатып алдык. “Реаль эшләр” программасы буенча бинага ремонт эшләдек. Безгә ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәтлебез, - диде.

В. Ф. Насретдинов активистлар-В. А. Веселовны һәм Н. М. Буркинны район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләде.


Горурланырга урыныбыз бар

Республика көненә багышланган тантаналы чара шушы күркәм датаны бәйрәм итәр алдыннан узды. Сәхнәдән җылы котлау сүзләре яңгырады. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм районның үзешмәкәр сәнгать осталары тамашачыларны матур концерт программасы белән шатландырды.

Башкортстан Республикасы декларациясенә кул кую күп милләтле туган илебезнең үсешенә көчле импульс бирде. Бу республикабыз составына кергән районнарда да чагылыш алды.

Район хакимияте башлыгы В. Ф. Насретдинов чыгышында, авыл халкына ярдәмгә юнәлтелгән төрле дәүләт программалары нәтиҗәсендә тормыш шартлары яхшыруын билгеләде. Уңай үзгәрешләр социаль, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлекне саклау һәм мәгариф өлкәсенә кагылды. Район халкы үзе дә район иминлеге өчен тырыш хезмәт сала. Бу бәйрәм кичендә Венер Фәрит улы мәгариф системасын үстерүдә зур өлеш керткәне өчен Н. Н. Караськинага (мәгариф бүлеге методисты); югары һөнәрилеге өчен Р. Г. Насыйровка (“ГИП Электро” җәмгыяте электромонтеры); намуслы хезмәте өчен А. М. Шаталкинга (“Теплоэнерго” җәмгыяте слесаре) район хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды.

БР Башлыгы ярдәмчесе С. Ф. Харрасов чыгышында республикабызның бар өлкәләрдә дә динамикалы үсүе һәм илнең иң көчле ун өлкә арасында булуын хәбәр итте. Ул узган елда республиканың 100 еллыгына әзерлек башлануын әйтте. Аның кысаларында мәдәни һәм агарту эшләре планлаштырылган. Юбилей чараларының бурычы – гомум проблемаларны хәл итү өчен Башкортстан халкын берләштерү. Салават Фәттах улы шулай ук авыл халкын сәламләп, Республика Башлыгы Р. Хәмитов исеменнән бәйрәм белән котлады. Ул “Мин яратам сине, тормыш!” иҗади фестивалендә катнашучылар - өлкән яшьтәге кешеләргә дипломнар тапшырды. Антонида һәм Анна Дементьевалар дуэты, “Туставан” (җитәкчесе С. Юдина) вокаль ансамбле, Рәфис Вәлитов, “Килейне” мордва халык фольклор ансамбле, Кәшифә Абдуллина, Валентина Григорьева һәм Лидия Батраева бүләккә лаек булды.

Тату гаилә - ил тоткысы. Безнең районда ныклы гаилә корган парлар яши, алар илебезнең лаеклы кешеләре. Район ЗАГС бүлеге начальнигы П. А. Никифорова 50 ел бергә гомер кичерүче алтын юбилярларга Республика Башлыгының Котлау открыткаларын укып ишеттерде. Ирле-хатынлы Манзуровлар һәм Петровларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Туган илләрен яратучы гражданнарны район Советы депутаты К. Н. Морозов күркәм бәйрәм белән котлады.

Концерт программасында “Околица” вокаль ансамбле, “Замандашлар” халык ансамбле, “Энҗеләр” башкорт фольклор коллективы, район мәдәният йортының татар триосы, Лидия һәм Николай Батраевларның, “Сескель” чуваш ансамбленең һәм “Пайгоня” мордва ансамбленең моңлы җырлары яңгырады.

Бәйрәмдә шулай ук “Пожарное братство” (Федераль янгын хезмәтенең 11 отряды); “Ашкадарские роднички” (Кирюшкино авыл мәдәният йорты) бию ансамбле; республика һәм төбәк конкурслар лауреаты Ишморат Маликов һ.б. чыгыш ясады. Алар барысы да талантларын гына түгел, ә районыбызның күп милләтле булуын, анда бер-берсен хөрмәт итеп һәм Туган илен яратучы халык яшәвен күрсәтте.


Читайте нас: