+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
17 октябрь 2017, 13:37

Ярминкә уңышлы узды

Урындагы предприятиеләрдә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне сату, халыкны авыл хуҗалыгы продукцяисе белән тәэмин итү максатында, муниципаль район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе инициативасы белән чираттагы - өченче авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды, ул Башкортстан Республикасы көненә багышланды.

Урындагы предприятиеләрдә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне сату, халыкны авыл хуҗалыгы продукцяисе белән тәэмин итү максатында, муниципаль район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе инициативасы белән чираттагы - өченче авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды, ул Башкортстан Республикасы көненә багышланды.

Ярминкә уңышлы узды, дип ышанычлы әйтергә мөмкин.

Бу көнне авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр сатып алучыларга төрле продукцияләр тәкъдим итте. Мәсәлән, яшелчә-җимеш бик күп булды.

Район халкы кышкылыкка җитәрлек бәрәңге, кәбестә, кишер һәм суган сатып алды. Ярминкәдә даими катнашучылар: Коралачыктан Абдуллиннар, Балыклыдан Фәткуллиннар гаиләсе, Гончаровкадан В. Ветров үз продукциясен тәкъдим итте. Юрматыдан Р. Тимербулатовның “Бүләк” сортлы кәбестәсен халык яратып алды.

“Балык хуҗалыгы “Балык” җәмгыяте балыгын сатып алырга теләүчеләр күп булды. Монда хуҗалык хезмәткәре Әхәт Габдерәшитов үз товарын бик тиз сатып бетте.

Ярминкәдә шулай ук сыер малы, дуңгыз, сарык, кош-корт итләре тәкъдим ителде. Хаклар да төрлечә, ләкин халык үзенә кирәген сатып ала алды. Килограммын 600 сум белән казы сатучылар да бар иде, хәтта.

Иң күбе бал сатучылар иде. Теләгәннәр Динес һәм Батыр, Гончаровка һәм Яңа Явыш балын сатып ала алды. Бар җирдә дә диярлек хаклар бертөрле иде. Шулай булырга тиештер дә. Чөнки бал кортлары барсы да бертөрле “эшли” бит.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе дигән сүз үзе үк авыл хуҗалыгы продукциясен сату, дигәнне аңлата. Ярминкәдә шулай булды да. Сатып алучылар “Нива” җәмгыяте машинасыннан тагылмалы җиңел машиналарга бодай, арпа, көнбагыш төяп алып китте, монда хуҗалык җитәкчесе В. А. Подпорин үзе дә бар иде һәм бик оста сату итте.

“Линар” җәмгыяте КамАЗына арпа төялгән иде. “Азат” җәмгыяте төргәкле салам алып килгән, “Искра” җәмгыяте иген фуражын сәүдә мәйданына да кертеп тормастан, адреслар буенча алып китте.

Йомагуловлар һәм Мостафиннар үзләренең крестьян-фермер хуҗалыгыннан сөт продукциясе (сөт, май, эремчек…) тәкъдим итте.

Мостафиннардан шулай ук 12-13 мең сумга бозау да алырга мөмкин иде.

Эшкуарлар Блинников, Голенастов үсемлек мае, көнбагыш сатты.

Ярминкә уңышлы узды, халык озак кына таралышмый торды. Көн дә аяз, матур булды. Сатучы яки сатып алучы статусында ярминкәгә килми калучылар үкенсен, дип кенә өстисе килә.

Гәрәй ХАЛИТОВ.


Автор фотосы.
Читайте нас: