+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
24 октябрь 2017, 14:22

Туганлык җепләре ныгый

Һәрбер башкорт үзенең җиде буын ата-бабасын, ыру тарихын, тамгасын, кошын, агачын, оранын белергә тиеш булган. Абруйлы аксакалларыбыз ыру шәҗәрәсен күз карасыдай саклаган һәм яңа язмалар белән тулыландырып килгән.

13 октябрьдә Сәет авылы халкы матур бәйрәмнең шаһиты булды. Сүз уңаеннан әйтсәк, бу көнне һава торышының кояшлы, җылы булуы да бәйрәмне үткәрергә булышлык итте. Менә шундый яхшы кәеф белән авыл халкы мәдәният учагына җыелды.
Бәйрәмне “Тамчылар” балалар фольклор коллективы композициясе ачып җибәрде. Котлау сүзе белән Разин авыл советы башлыгы Н. В. Канарова һәм район мәдәният йорты вәкиле Л. Н. Туктарова чыгыш ясады.
Халкыбызның матур йоласы белән үрелеп барган бәйрәмдә Вилдан Гаеткулов үзенең гаилә шәҗәрәсе белән таныштырды, аның чыгышын Эльвира Гаеткулова дәвам итте. Айгиз Гаеткулов “Батырлар” биюе белән тамашачыларны сөендерде. Сәет авылының иң зур нәселләренең берсе булган Абдуловлар турында Алмас сөйләде. Нигъмәтуллин Айбулат, Абдулов Алмас, Кадергулова Гөлназ, Сәйфуллина Руфина “Кымыз” биюен башкарды.
Читайте нас: