+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
31 октябрь 2017, 17:06

Повестка алдылар, тиздән армиягә

Районыбыздан 17 егет армиягә китәчәк һәм хәрби чыныгу алачак. Көзге хәрби-чакырылыш комиссиясе эше йомгаклары буенча, аларга повесткалар тапшырылган да инде.

Төз ату мөһим.
Төз ату мөһим.
Районыбыздан 17 егет армиягә китәчәк һәм хәрби чыныгу алачак. Көзге хәрби-чакырылыш комиссиясе эше йомгаклары буенча, аларга повесткалар тапшырылган да инде.

Алар хөрмәтенә тантаналы чара - Призывниклар көне үткәрелде. Егетләр Федоровка авылының физкультура-сәламәтләндерү комплексында физик әзерлекләрен күрсәтте. Алар мылтыктан атты, каек йөгерүдә тизлеккә ярышты, аркылы борыста күтәрелде, ераклыкка сикерде. Йомгак ясаганда Рәмил Яһүдингә - «алтын», Рөстәм Гозәеров һәм Алмаз Нигъмәтуллинга «көмеш» һәм «бронза» тапшырылды. Яшьләр эшләре һәм спорт комитеты рәисе Г. Т. Рамазанов җиңүчеләргә грамоталар и медальләр тапшырды.


Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Автор фотосы.
Читайте нас: