+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
12 декабрь 2017, 16:40

Геройлар мәңге безнең хәтердә

Русия яу кырларында батырлык һәм кыюлык күрсәткән курку белмәс яугирләрен һәм тыныч вакытта фидакарь хезмәте белән зур уңышларга ирешкән, ил иминлеге өчен хезмәт салганнарны данлый һәм хөрмәтли.

Русия яу кырларында батырлык һәм кыюлык күрсәткән курку белмәс яугирләрен һәм тыныч вакытта фидакарь хезмәте белән зур уңышларга ирешкән, ил иминлеге өчен хезмәт салганнарны данлый һәм хөрмәтли.

Ватан Геройлары көне алдыннан, 8 декабрьдә, Федоровкада тантаналы чара узды. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар мемориалына чәчәкләр салудан башланды. Безгә тыныч тормыш бүләк итүчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Аннары чара район үзәк китапханәсенең уку залында музыкаль-шигъри композиция белән дәвам итте. Алып баручы Р. Г. Зәбирова җыелучыларга истәлекле датаның тарихын сөйләде. Ул герой-якташлар турында бәян итте, намуслы һәм фидакарь хезмәтләре белән дәүләтнең аерымлык билгесенә лаек булучыларның исемнрен атады.


Лилия ХӘМИДУЛЛИНА.
Читайте нас: