+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
12 гыйнвар 2018, 12:25

СССР стилендәге ретро-кичә

Элек үлән дә яшелрәк, туңдырма да тәмлерәк була иде, диләр. Бу елларны кире кайтарып булмый, тик шулай да 5 гыйнварда район мәдәният йорты кафесында оештырылган СССР стилендәге ретро-кичәдә беразга гына булса да үткәннәргә кайту мөмкинлеге булды.

Элек үлән дә яшелрәк, туңдырма да тәмлерәк була иде, диләр. Бу елларны кире кайтарып булмый, тик шулай да 5 гыйнварда район мәдәният йорты кафесында оештырылган СССР стилендәге ретро-кичәдә беразга гына булса да үткәннәргә кайту мөмкинлеге булды.

Кунаклар, үзешмәкәр сәнгать артистларын район мәдәният йорты фойесында шампан шәрабы, җимешләр һәм кәнфитләр куелган табын көтте. Әмма бу әлегә кичәне башлап җибәрү өчен генә иде, ә инде соңыннан, халык җыела башлагач, таныш көйләр яңгырады һәм зал шау-шуга күмелде. Кунаклар совет кинофильмнарыннан фразаларны, популяр җырларны искә төшерде, яраткан җырларын җырлады. Совет чоры темасына конкурслар, концерт номерлары, викториналар булды.

1970-1980 еллар искә төшерелде, чөнки кунакларның күпчелегенең яшьлеге шушы чорга туры килә иде. Советлар Союзы балалары тормышларының һәм ил тарихының чагу мизгелләрен искә алды. Аларның йөзләрендә шат елмаю да, күз яшьләре дә чагылды. Кичә матур хатирәләргә бай булды. Соңрак вальс, полька, ламбада кебек биюләр биелде.

Кичә кунакларның гомерләрендәге иң матур чакларын искә төшерде. Ул заманнарда без иң яхшы җырларны җырладык, дискотекаларда биедек, музыка тыңладык һәм яшь идек… Хәтта, кызыл галстук таккан данлы пионерларның хәзерге вәкиле дә таныш көйгә күңел ачуыннан СССРның тагы да озак еллар иң яхшы заман булып истә калачагы аңлашылды.


В. ДЕНИСОВА,

район мәдәният йорты методисты.


Автор фотосы.
Читайте нас: