+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
10 апрель 2018, 11:01

Галимнәр киңәшләре практикада кулланылачак

Һәр яз районда агрономик конференция үтә. Авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Башкорт дәүләт аграр университеты галимнәре белән берлектә, мул уңыш җыеп алу өчен басу эшләрен ничегрәк үткәрергә кирәклеге турында фикер алыша.

Традиция буенча, конференциянең практик өлеше район мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды. Авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры Р. Халитов җыелучыларны «Азат» һәм «Нива» җәмгыятьләре сатып алган яңа “Кировец-774 Р 4” һәм «Кировец – 744 Р 3» тракторлары белән таныштырды. Бу безнең илдә җитештерелгән бик көчле двигательле техника хәзерге вакытта бик популяр санала. «Азат» җәмгыяте тракторы туфракка басымны киметүче өстәмә тәгәрмәчләр белән җиһазландырылган.

БР буенча «Русия авыл хуҗалыгы үзәге» филиалының Федоровка районара бүлеге начальнигы Р. Бохариев та чыгышында заманча туфрак эшкәртү агрегатларының өстенлекләре турында бәян итте. Ул «Амазоне» чәчү комплексының һәм ГРН – 7 тирәнтен йомшарткычының техник мөмкинлекләре турында сөйләде.

Конференциянең теоретик өлеше башланганчы катнашучылар хакимият фойесында орлыклар, минераль ашламалар, үсемлекләрне саклау чаралары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьлары белән тәэмин итүче фирмалар продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Конференцияне район хакимияте башлыгы В. Насретдинов ачты. Ул 2018 елда агросәнәгать комплексы тармагында югары күрсәткечләргә ирешү өчен игенчеләргә эшләрендә уңышлар теләде.

«Фёдоровская» метеостанциясе начальнигы С. Силяев республика буенча вегетация чорына һава торышы фаразлары белән таныштырды, уҗым культураларының кышлау шартлары һәм 2017-2018 еллар чорында басулардагы хәлләр турында сөйләде. Чыгышында республика буенча су запасы уртача нормадан 50 проценттан артыграк булуын билгеләде. Кар апрельнең икенче декадасыннан өченче декадасы урталарына кадәр эреп бетәр дип көтелә.

Район аграрийларының язгы басу эшләренә әзерлеге турында авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Н. Г. Насретдинов сөйләде. Ул 2017 елда район агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм агымдагы елда чәчү эшләрен уңышлы үткәрү буенча тәгаен бурычлар билгеләде.
Читайте нас: