+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
28 апрель 2018, 11:23

Балалар бакчасында җыр белән күңеллерәк

Ел саен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында “Язгы тамчылар” конкурсы үткәрелә. Юк, бу максаты талантларны ачып, аларны киләсе конкурска кадәр оныту булган гади чара гына түгел. Бу, минемчә, бик зур тылсымлы иҗат бәйрәме, монда һәр бала үзен Ф. Киркоров яки А. Пугачева кебек зур артистлар сыман хис итә ала.

Район мәдәният йорты сәхнәсенә чит кешеләр каршысында чыгыш ясарга чыгучы балаларның ничек итеп кәефе үзгәрүен күрергә кирәк иде! Үзләре сәхнәгә чыкканны көтеп тамашачылар залында утырып бераз арыган булсалар да, барысын да шунда ук онытып, музыка җитәкчеләре, әти-әниләре белән әзерләгән җырларын дәртләнеп башкардылар. БРда Гаилә елы кысаларында Кирюшкино, Динес, Коралачык, Сәет авылларыннан балаларның әти-әниләре (законлы вәкилләре) белән бергә чыгыш ясауларын күрү күңелгә аеруча хуш килде.

Һәрберсенә беренче урын бирергә мөмкин булыр иде, әмма конкурс булгач конкурс инде. Кемдер чын артистларча чыгыш ясаса, кемдер бераз гына калышты. Яшь талантларның киләсе елларда тагы да яхшырак әзерләнеп, югарырак үсәргә мөмкинлеге бар. Шулай итеп, ансамбльләр арасында Юлдаш авылы (җитәкчесе Г. М. Зәйнәгабдинова); Федоровка авылының “Кыңгырау” (җитәкчеләре Н. В. Антошкина, С. А. Гонышева); Бала-Чытырманның “Алтын ачкыч”(җитәкчесе А. З. Дәүләтбирдина) балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр I урын яулады. Икенче урында – Юрматы авылының “Кояшкай” (җитәкчесе Н. Т. Абдуллина) һәм Сәет авылының “Карлугас” (җитәкчесе И. А. Әлимгуҗина) балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр. Иске Чытырман авылы (җитәкчеләре А. Р. Митрофанова, Г. И. Ракаева) һәм Динес авылы (җитәкчесе Г. М. Әбдюшева) балалар бакчаларыннан кечкенәләр - өченче. Өчбүләк (җитәкчесе А. Н. Салихова) һәм Бала-Чытырман (җитәкчесе А. З. Дәүләтбирдина) авылларыннан дуэт белән җырлаучы балалар бу категориядә һичсүзсез җиңүче булдылар. Коралачык авылының “Салават күпере” (җитәкчесе Г. Х. Фәйзуллина), Кирюшкино авылының “Родничок” (җитәкчесе М. К. Семенова), Михайловка авылы (җитәкчесе Л. И. Семенова), Новоселка авылының “Уралочка” (В. Н. Семенова), Веселовка авылы (җитәкчесе Т. М. Никитина) балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр икенче урынны яулады. Кайберләре зур аудитория каршында тәү тапкыр чыгыш ясасалар да, солистлар да бер дә оялып, кыенсынып тормады. Бу категориядә Хәйбуллина Диана (“Салават күпере”, Коралачык авылы, җитәкчесе Г. Х. Фәйзуллина), Мазлова Арина (“Алтын ачкыч”, Бала-Чытырман авылы, җитәкчеләре А. З. Дәүләтбирдина), Фәйзуллина Илүзә (Югары Явыш авылы, “Чебурашка”, җитәкчесе А. В. Краснова), Насыйров Марат (Федоровка авылы, “Кыңгырау”, җитәкчесе С. А. Гонышева), Яһүдин Нуриман (Акбулат авылы, җитәкчесе Г. Х. Имангулова) иң яхшылар булдылар. Акчурин Эльдар (Батыр авылы, җитәкчесе Д. Ш. Хәмитова), Кадыйров Динислам (Федоровка авылы, “Кыңгырау”, җитәкчесе Е. П. Митюкова), Мөрсәлимова Әдилә (Коралачык авылы, “Салават күпере”, җитәкчесе Г. Х. Фәйзуллина), Сергеев Иван (Верхний Алыштан авылы, җитәкчесе С. А. Буркина), Павлов Егор (Тәнәй авылы, «Рябинушка», җитәкчесе А. Н. Мурзадёрова), Исмәгыйлев Камил (Ключёвка авылы, җитәкчесе Н. Т. Семёнова), Мөхәммәтҗанов Шамил (Гончаровка авылы, «Җиләккәй», җитәкчесе Ф. М. Кашаева), Черёмухин Кирилл (Гавриловка авылы, җитәкчесе В. Е. Филимошина), Карноварова Карина (Акбулат авылы, җитәкчесе Г. Х. Имангулова) икенче урынны яулады. Иванова Алёна (Дедово авылы, «Теремок», җитәкчесе Р. Я. Мәсәгутова), Атаманченко Алёна (Югары Явыш авылы, «Чебурашка», җитәкчесе А. В. Краснова), Габбәсова Айзилә (Иске Чытырман, җитәкчеләре А. Р. Митрофанова, Г. И. Ракаева) өченче урынга лаек булдылар.

Лилия КАНТИМЕРОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: