+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
4 Май 2018, 12:04

Үзенчәлекле, истәлекле көн

Армиядә хезмәт итү һәр егет өчен кирәкле, чөнки анда холык чыныга, чын патриот, Туган ил сакчысы тәрбияләнә. Призывниклар көнендә чыгыш ясаучылар нәкъ менә шул турыда сөйләде. Булачак солдатларга багышланган бәйрәм чарасы район мәдәният йортында үтте.

Традиция буенча, егетләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган, Әфганстанда, Чечняда һәм башка локаль конфликтларда башларын салган яугир-якташлар һәйкәлләренә чәчәкләр салды. Аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Мәләвез шәһәре, Мәләвез һәм Федоровка районнары хәрби комиссары Р. Г. Кантимеров һәр чын ир-егетнең үзенчәлекле, истәлекле көннәре булуы турында билгеләп үтте. Шулар арасында – армиягә чакыру көне. Рөстәм Гадән улы хәрби хезмәтләрен уңышлы үтәүләрен теләде. Башкортстан, бигрәк тә безнең район егетләренең һәрвакыт тәртиплелек, яхшы физик әзерлек, югары мораль-ихтыяр көче кебек сыйфатлар белән аерылып торуын билгеләп үтте. Якташларыбыз хезмәт иткән гаскәр подразделениеләреннән күп кенә командирлар безнең адреска рәхмәт хатлары һәм бары яхшы бәяләмәләр генә җибәрә. Бүгенге призывникларга ул шушы традицияләрне дәвам итүләрен, аларны тагы да арттыруларын, шулай ук өйдәгеләргә хатлар язып торырга онытмауларын теләде.

Федоровка районының Хәрби хәрәкәтләр ветераннары җәмгыяте рәисе Р. М. Гибадуллин Бөек Ватан сугышы герой-якташларыбызның һәм яугир-интернационалистларның данлыклы батырлыкларын искә төшерде. Егетләргә алар хәтеренә лаеклы булуларын, рухи ныклык һәм исән-имин туган өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде.

Ерак юл алдыннан Ватанны саклаучыларга дин әһелләре хәерле юл теләп, фатыйха бирде.

Яшьләр эшләре һәм спорт комитеты рәисе Г.Т. Рамазанов пневматик мылтыктан атуда, аркылы борыста күтәрелүдә, озынлыкка сикерүдә (ярышлар шул ук көнне чара башланыр алдыннан үтте) яхшы нәтиҗәләр күрсәткән егетләрне Мактау грамоталары белән бүләкләде. Гомум зачётта Дмитрий Кубовка - беренче, Альберт Ишембәтовка - икенче, Юлай Дәүләтшинга өченче урын бирелде.

Артиллерия гаскәрләренең өлкән разведчигы Вилдан Хәеров һәм хәрби разведка бүлеге командиры Евгений Сементеев армиядә ничек хезмәт итүләре турында бәян итте. Алар Русия Кораллы көчләр солдаты булуның мактаулы бурыч булуын һәм һәр ир-егет өчен тормышларының шушы мөһим гомер кисемен тәмамлап, олыгаеп, чын ир-егет булып кайтуын туган җирләрендә көтеп торачагын әйтте, аларга уңышлы һәм иң мөһиме, тыныч хезмәт теләде.

Бу көнне район мәдәният йорты сәхнәсеннән күпчелеге яңа армия тормышына повестка алган призывникларга багышланган бик күп изге теләкләр һәм матур җырлар яңгырады. Бу тормыш нинди генә булса да, тәҗрибәдән күренүенчә, безнең егетләр һәрвакыт лаеклы хезмәт итә, Русия армиясе солдаты исемен горур йөртә.

Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Автор фотосы.
Читайте нас: