+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
3 июль 2018, 11:09

Яшьлек, матурлык, дәрт һәм өмет символы

Яшьләргә дәрт, иреклелек, үзләренә ышаныч хас. Яшьләр көнендә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда үткән бәйрәм чарасына аны күңелле үткәрергә теләгәннәр җыелды.

Төн караңгылыгы яшьләрнең дусы дип юкка гына әйтмиләрдер… Караңгы төшә башлауга барлык буын вәкилләре: олысы да, кечесе дә бирегә агыла башлады. Еракларга ишетелеп торган бию музыкасы үзенә әйдәде.

Мөлаем, дәртле алып баручылар Василий Мингалев һәм Алевтина Петрова бәйрәмне ачып җибәрде. Яшьләр советы чагу флешмоб белән тантанага ямь өстәде.

Район башлыгы В. Насретдинов котлаулар һәм җылы теләкләр белән яшьләрне сәламләде. Ул Федоровкада бассейн төзеләчәге турындагы хәбәрне җиткереп, барысын да куандырды. Яшьләр советы рәисе урынбасары Ю. Д. Мәхмүтова һәм “Яшь гвардия” урындагы бүлеге рәисе Е. Ю. Имангулова җылы теләкләр белән чыгыш ясады.

А. Гыйбадуллин курайда музыкаль композициясе белән таң калдырды. А. Петрова һәм Е. Чиркуновның “Ике йөрәк” җыры тәэсирләндерде. Э. Мөхәммәтова һәм Э. Данилова туган телләрендә җырлар башкарды. Булачак концерт программасы белән А. Подрядова һәм В. Мингалев үзенчәлекле итеп таныштырды. Тамашачылар солистлар С. Чижиков, И. Гафарова, К. Веселова, А. Петрованы җылы каршылады.

Теләгәннәр “Наркотикларга: Юк! дип әйт!” акциясендә катнашты. Аны үзәк һәм балалар китапханәсе үткәрде. Тормыш алардан башка да искиткеч матур, ә дөньяда мавыктыргыч нәрсәләр, гүзәллек күпме – акциянең лейтмотивы шундый булды.

Районыбызда яшь, актив, сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар күп. Бу бәйрәм көнендә спорт ярышлары да үтте. Яшьләр эшләре һәм спорт комитеты рәисе Г. Т. Рамазанов күңелле бәйрәм һәм киләчәктә төрле җиңүләр теләп, ирекмәннәр (волонтерлар) хәрәкәтендә актив катнашканнары өчен О. Шуршуковага Мактау грамотасы, О. Шкребель, А. Кочетовская, Ф. Рәхимовка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Мини-футболда “Федоровка-1” һәм “Федоровка-2” малайлар командаларының кәефе сугышчан иде, алар кыю рәвештә җиңүгә омтылды. Шулай да 8:6 исәбе белән “Федоровка-1” командасы җиңде. Сәхнәдә армрестлинг, дартс, туп сикертү уеннары үтте. Армрестлингта хатын-кызлар арасында Р. Савоськина иң көчлесе булып чыкты, ир-егетләр арасында исә көч сынашырга теләүчеләр табылмады. Дартста Р. Халитовка тиңләшүче булмады, икенче урынны С. Сидоров яулады, өченче урында – А. Мортазина. Туп белән жонглерлык итүдә К. Садыйков белән Ф. Мамедов бер-берсеннән калышмады. Аларны кайнар алкышларга күмделәр.

Яшьлек – тормышның иң матур чоры. Аны матур тәэссоратлар һәм хатирәләр бөтен гомереңә җитәрлек итеп үткәрергә кирәк.

Алып баручылар теләгәннәрне 14 июльдә үтәчәк буяу бәйрәменә чакырды. Бәйрәм концерты дискотека һәм җыелучыларның кәефен тагын да ныграк күтәреп җибәргән фейерверк белән тәмамланды.


Оксана БУРКИНА.

Автор фотосы.
Читайте нас: