+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
10 июль 2018, 11:41

Гаилә бәхете - бергә булуда

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – күркәм бәйрәм. Православие изгеләре ирле-хатынлы Пётр белән Февронья Русиядә борын-борыннан гаиләне һәм никахны саклаучылар булып санала. Элек 8 июльдә олысы да, кечесе дә чиркәүгә барган. Яшьләр догаларында Ходайдан олы мәхәббәт, ә өлкәннәр гаилә татулыгы сораган.

7 июльдә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда шушы көнгә багышланган чара узды. Кунакларны кояшлы, җылы иртә сәламләде. Гаиләләр бәйрәмне түземсезлек белән көтте, ә акчәчкә бәйрәмнең алыштыргысыз символы булды. Бәйрәмне коляскалар парады ачты, мәйданнан әниләр балалары белән берсеннән-берсе матур бизәлгән коляскаларда узды.

Район башлыгы урынбасары Э. Н. Сәлишев барысын да сәламләде һәм, күп балалы гаилә буларак, Җәүдәт һәм Эльмира Зөбәеровларны котлады. Аларга грамоталар һәм акчәчкә төшерелгән бүләк, медаль таныклыгы тапшырды, гаиләнең гомум колоритын чәчкә гөлләмәсе тулыландырды. Йорт учагын саклаучы ханым быел бергә яшәүләренә 60 ел тулуын әйтеп үтте.

ЗАГС бүлеге начальнигы П. А. Никифорова Дмитрий һәм Ирина Петровларны сабыйлары туу белән котлады һәм аның беренче документын – туу турында таныклык тапшырды. Аларның улы быел районыбызда туган 50нче бала.

Шулай ук Көньяк районара “Гаилә” үзәге мөдире вазыйфасын үтәүче О.Н. Базаева җылы, матур сүзләр әйтте.

Ул «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелүе турында сөйләде. Монда район хакимияте, мәгариф бүлеге, «Партнёр» кооперативы, Саклык банкы, «Кыңгырау» балалар бакчасы һ.б. кирәк-ярак җыюда зур өлеш керткән. Ул ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм башкаларны да бу акциядә актив катнашырга чакырды.

Балалар өчен бай эчтәлекле уен программасы әзерләнгән иде. Алар бу уеннарда зур теләк белән катнашты. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре башка уеннар арытабан балалар китапханәсендә үткәреләчәге турында хәбәр итте.

В. Мингалёв һәм А. Акчурина, Э. Мөхәммәтова, А. Петрова, Н. Синёва, К. Веселова башкарган җырлар бәйрәмгә тагы да ямь өстәде.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә карата акция кысаларында укучылар акчәчкә рәвешендә бүләкләр әзерләгән, ул кунаклар күңеленә хуш килде. Балаларның күзләрендә шатлык чаткылары чагылды, әниләрнең дә кәефе күтәрелде. Гаилә бәйрәмендә әтиләрнең булмавы гына күңелне кырды.

Бәйрәм мультфильмнар карау белән тәмамланды. Моңа балалар бигрәк тә шат булды.

Гаилә, якыннар мул өстәл артында ешрак җыелсын, бер-берсенә игътибарлырак булсын, өй эче балаларның көлүеннән шау-гөр килеп торсын.


Оксана БУРКИНА.

Автор фотосы.
Читайте нас: