Шәҗәрә - ул буыннар бәйләнеше, традицияләрне тергезү, нәсел мөнәсәбәтләрен яңа, тагы да “сыйфатлырак” дәрәҗәгә күтәрү һәм үткәннәргә баш ию. Ә авылның нигезе, терәге – үрнәкле, тату гаиләләр. Динестә мондый гаиләләр бихисап. Менә шундыйларның берсе – Бохармәтовлар гаиләсенә багышланган шәҗәрә бәйрәме моңа мисал булып тора.
Чара йола буенча азан әйтүдән башланды. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, авыл мәдәният йортында Ягъфәр хәзрәт Бохармәтов мәрхүм авылдашлары, үзләре нәселеннән сугышта катнашучылар һәм һәлак булганнар рухына Коръән аятьләре укыды. Әйткәндәй, аның әти-әнисе Габделләхәт бабай белән Мәлихә әби хөрмәтле һәм дини белемле кешеләр булган. Ул үзе дә күп еллар Фрунзе исемендәге колхозны җитәкләде.
Оештыручы һәм алып баручы Нәфисә Сабитова һәрберсенә карата аерым җылы сүзләр табып, шушы нәсел вәкилләрен бәйрәмчә бизәлгән сәхнәгә чакыра торды. Аларның һәрберсе музыкаль бүләк белән килүе дә күркәм булды, чарага ямь өстәде.
Бохармәтовларның нәсел агачы белән укытучы-ветеран Әлфия Ләхәт кызы Халитова җентекләп таныштырды. Без бу нәселнең төрле һөнәр кешеләренә бай булуын белдек. Алар арасында укытучылар, табиблар, авыл хуҗалыгы белгечләре, нефтьчеләр һ.б. да бар. “Безнең нәселдә модельләр һәм стюардессалар гына юк, калган һөнәрләр - безнеке!” – диде Әлфия Ләхәт кызы.
Бәйрәм гадәттәгечә мул итеп әзерләнгән өстәл артында дәвам итте.
Әйе, вакыт уза. Җир йөзенә бер-берсен алмаштырып, яңа буыннар килә. Аларның һәрберсе, һәр кеше гаиләсе, кече туган иле тарихында кабатланмас эз калдыра. Шуңа балалары, оныклары, күршеләре, авылдашлары хәтерендә яши һәм яшәргә тиеш тә. Чөнки тормыш, гаилә, мөгаен, кешелек тә шулай дәвам итәдер. Билгеле рус мәкаленнән “нәселен белмәгән Иваннар” ярдәмсез, терәксез еш кына авыр тормыш хәлендә кала. Ә башка бер татар мәкалендә: “Җан тармаса, кан тарта” – диелә. Ягъни, туганнар барыбер ташламый, авыр хәлдә калдырмый, кирәк вакытта ярдәм кулы суза. Кешеләр менә шуны аңлый башлавы яхшы, шуңа да бар мәшәкатьләрен ташлап, тормыш сукмаклары буйлап таралышкан туганнары белән очрашу өчен шәҗәрә бәйрәменә җыела. Шәҗәрә бәйрәмнәренең әһәмияте, авылдашлары Бохармәтовлар турында район хакимияте вәкиле, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Нурфәез Галимулла улы Насретдинов та сөйләде.
район мәдәният йорты методисты.