+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
26 октябрь 2018, 16:31

Туган көннәрегез белән котлыйбыз!

Туган көннәрегез мөбарәк булсын!

Батыр авылы.

Халитова Мәйсәрә Әхмәтдин кызына.

Кадерле, хөрмәтле Мәйсәрә Әхмәтдин кызы! Сезне юбилеегыз белән ихлас котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы белән якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер кичерүегезне телибез.

Килер еллар озын гомер бүләк итсен,

Безнең өчен бик якын һәм кадерле Сез.

Һәр яңа көн Сезне сөендерсен,

Бәхетләрнең иң зурысын алып килсен.

Иң изге теләкләр белән ШЭ “Халитов” коллективы.


(1883) Өчбүләк авылы.

Кадерле әтиебез, кодабыз Насыйров Илдус Муса улын туган көне белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, балаларың, туганнарың һәм якыннарың кадер-хөрмәтен тоеп, безгә терәк-кирәк булып, озын гомер кичерүеңне телибез!

Яшәгән саен яшәү дәртең артсын,

Сәламәт булсын изге йөрәгең.

Җаның тыныч, канатың нык булсын,

Озын булсын гомерең.

Ут уйнаткан уңган кулың,

Талчыгуны белмәсен.

Саулык, шатлык, куанычта гына

Гөрләп үтсен алгы көннәрең.

Котлаулар белән улың, киленең, кода-кодагыең, Ригина.


(1882) Динес авылы.

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Фәйзуллина Миңлегөл Габидулла кызын юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгелдер. Синең кебек сабыр, саф күңелле әниләр сирәк.

Бала чакта ут та булдык, шук та булдык, ачуланмадың, тиргәмәдең, яраттың, олы җанлы булдың. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыздан да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әти белән аркага-арка терәшеп, бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, сәламәтлектә картаерга насыйп итсен үзеңә.

Чәчләреңә, әни, чал керсә дә,

Син бит безнең йөрәк түрендә.

Озак яшә, әни, авырмыйча,

Син – бу дөньяда бер генә.

Син булганга, әни, без бәхетле,

Синең белән якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле бул,

Озын гомер сиңа телибез.

Котлаулар белән тормыш иптәшең, кызларың, улларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың.


Федоровка авылы.

Ишмөхәммәтов Рәфис

Гыйльметдин улына.

Кадерле энебезне, яраткан абыебызны күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, якыннарың һәм туганнарың кадер-хөрмәтендә бәхетле озын гомер, эшеңдә уңышлар һәм бар җирдә иминлек телибез.

Без сиңа олы, сабыр йөрәгең, көчле рухлы, изге күңелле, барыбызга карата игътибарлы-ихтирамлы булганың өчен рәхмәтлебез.

Юллар кебек озын гомер сиңа,

Кайгы җиле бер дә тимәсен.

Заман сынаулары читләп үтсен,

Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.

Тулы тормыш белән яшисең син,

Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.

Бәхет белән саулык, сәламәтлек

Ходай бирсен сиңа һәр көндә.

Изге теләкләр белән Ишмөхәммәтовлар, Гомәровлар, Ишмөхәммәтовлар, Абдуллиннар һәм Хәйбуллиннар гаиләләре.


Федоровка авылы.

Кантимерова Рима Рамазан кызына.

Хөрмәтле Рима Рамазан кызы! Сезне күркәм юбилеегыз белән ихлас котлыйбыз. Сезгә күтәренке кәеф, олы бәхет һәм озын гомер телибез. Сәламәтлегегез нык, һәр яңа көнегез матур тәэссоратларга бай булсын.

Шатлык-куанычлар килеп торсын,

Бәхетегез булсын түгәрәк.

Озын гомер – бездән Сезгә теләк –

Гаиләгез белән бергәләп.

Котлаулар белән “Ашкадар таңнары” район гәзите редакциясе коллектитвы.


Коралачык авылы.

Зөбәерова Фәрзәнә Әмирхан кызына.

Кадерле коллегабызны, ахирәтебезне юбилее – 70 яше белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, имин тормыш телибез.

Агым сулар кебек гомер үтә,

Үтсен, әйдә, ул гел шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге,

Юлдаш булсын сиңа һәрчакта.

Нәфисә, Эльмира, Земфира, Гөлнур.
Читайте нас: