4 марттан Федоровка авылы “Кыңгырау” балалар бакчасының барлык өч корпусында да Халыкара хатын-кызлар көне – 8 мартка багышланган чаралар үтә. Тәрбиячеләр музыка җитәкчеләре белән берлектә әниләр һәм дәү әниләр өчен матур бәйрәм оештырган, алар 7 мартка кадәр дәвам итәчәк. 12 төркемдә тәрбияләнүчеләр җырлар җырлый, биюләр башкара, иң якын кешеләренә үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшыра. Моннан да күңеллерәк ни булырга мөмкин соң?!