+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
6 март 2019, 12:00

“Күбрәк китап укырга!”

Дип мөрәҗәгать иттеләр Бала Чытырман авылы СМФК хезмәткәрләре балаларга.

Монда 1 мартта “Туган якны беләбез” викторинасы үткәрелде. Балалар, “Урал батыр” һәм “Акбузат” дип исемләнгән командаларга бүленеп, туган край буенча белемнәрен күрсәтте. Алар башкорт халык коралларын, туган ягыбызның хайваннарын, республикабызда табылган файдалы казылмаларны исләренә төшерделәр. Һәр дөрес җавап өчен командаларга китаплар тапшырылды. Программа азагында, аларны исәпләп, “Урал батыр” командасы балаларының иң белемле икәнлеген белделәр. “Акбузат” командасының 18 китабына каршы 25 китап! Барлык катнашучыларга да кечкенә сувенирлар тапшырылды.

А. Вахитова.
Читайте нас: