+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
7 март 2019, 16:20

Кояш гомере телим, әнием сиңа!

Бүген Динес авылының “Ләйсән” балалар бакчасында кечкенәләр әниләрен һәм дәү әниләрен бәйрәм белән котлады. Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе бик матур концерт оештырды, балалар һәм әниләр өчен конкурслар, уеннар үткәрде.

Бүген Динес авылының “Ләйсән” балалар бакчасында кечкенәләр әниләрен һәм дәү әниләрен бәйрәм белән котлады. Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе бик матур концерт оештырды, балалар һәм әниләр өчен конкурслар, уеннар үткәрде. Чарага кадәр балалар әниләренең портретларын төшергәннәр, ә бәйрәмдә әниләр аларда үзен танырга тырышты. Малайлар һәм кызлар әнләре белән нинди ризыкны яратып пешерүләрен сөйләде, ә әниләр үзләрен балалары урынына куеп карады – алар сабыйларның гадәти тормышта үзләрен ничек тотулары турында пантомималар күрсәтте. Бәйрәм флешмоб белән тәмамланды – барлык кунаклар балалар һәм тәрбиячеләр белән бергәләп яраткан әниләре турында җыр башкарды.

А. Вахитова.
Читайте нас: