Иртәгә район мәдәният йортында Башкортстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган күләмле чара үтәчәк. Кунаклар килүе көтелә, фойеда күргәзмә оештырылачак. Ә әлегә әзерлек бара. Чарада катнашучылар генераль репетициядә чыгышларын кабатлый, күргәзмә өчен мөешләр бизи.