+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
3 апрель 2019, 11:30

Балалар китабы атнасы

25-29 мартта Кирюшкино авылы мәктәбендә Балалар китабы атнасы үтте. Традиция буенча бу чаралар язгы каникул вакытында үтә. Бу вакытта балалар көндезге лагерьда ял иткәнгә күрә һәр көнебезне китапханәдә үткәрү мөмкинлеге булды.

25-29 мартта Кирюшкино авылы мәктәбендә Балалар китабы атнасы үтте.

Традиция буенча бу чаралар язгы каникул вакытында үтә. Бу вакытта балалар көндезге лагерьда ял иткәнгә күрә һәр көнебезне китапханәдә үткәрү мөмкинлеге булды.

Атна чараларга бай булды. “Зирәк китапта кунакта” әңгәмәсе барышында балалар китапны булдыру тарихы белән танышты, китапханәдә китаплар белән мөгаләмә итү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. 1нче сыйныф укучылары өчен балалар китаплары буенча экскурсия үткәрелде. Викториналар, төрле уен программалары оештырылды. “Яраткан китабың белән бүлеш” акциясе күңелле үтте. Балалар өйләреннән китапларын алып килеп, алар белән алмашты. Кайсыбер китапларны балалар китапханәгә бүләк итеп калдырды. Алар шулай ук “Юбиляр-китаплар-2019”, “Юбиляр-язучылар-2019”, “Балалар китабы атнасы”, “Балалар журналларының яңа саннары” күргәзмәләре белән танышты, шигырьләр укыды, шигырь укучылар конкурсына әзерләнде.

Балалар китабы атнасы йомгаклау белән тәмамланды. Мәктәп китапханәсе китапханәчесе Е.Н. Васильева флешбук үткәрде, цитаталар һәм иллюстрацияләр ярдәмендә балаларны кызыклы китаплар, мәктәп китапханәсе фонды белән танштырды. Укый белгән, укырга яраткан кеше – бәхетле кеше дигән нәтиҗәгә килде балалар. Андый кеше акыллы һәм тугры дуслар белән уратып алынган була. Һәм ул дуслар – китаплар.

Е. Васильева,

Кирюшкино авылы мәктәп китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас: