+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
5 апрель 2019, 16:00

Уфада тәүге “Бирешмә!” балалар премиясен тапшырачаклар!

7 апрельдә Дәүләт концертлар залында тәүге “Бирешмә!” балалар премиясен тапшыру церемониясе булачак.

7 апрельдә Дәүләт концертлар залында тәүге “Бирешмә!” балалар премиясен тапшыру церемониясе булачак. Аның төп максаты – батырлык һәм актив гражданлык позициясен күрсәткән, авыр тормыш хәлләрен үткән, сайлап алган юлларында зур уңышлар яулаган балалар һәм үсмерләрне данлау.Тәүге “Бирешмә!” балалар премиясен тапшыру чын бәйрәм – изгелек, яшь геройларның, иҗади җаннарның, уйлап чыгаручыларның казанышларын тану бәйрәме булачак. Җиңүчеләрне башкорт телендәге беренче үсмерләр сериалының төп геройлары – “Бирешмә!” төркеме әгъзалары, ведомстволар җитәкчеләре, медиаперсоналар һәм яшь музыкантлар, башкорт эстрадасы йолдызлары бүләклиячәк.
Читайте нас: