+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
12 апрель 2019, 11:54

“Җиһан турында”

12 апрельдә бар дөнья Авиация һәм космонавтика көнен билгели. Бу фән триумфы, космик тармакта хезмәт итүче бар кеше өчен бәйрәм.

12 апрельдә бар дөнья Авиация һәм космонавтика көнен – кешенең җиһанга беренче очышына багышланган датаны билгели. Бу фән триумфы, космик тармакта хезмәт итүче бар кеше өчен бәйрәм.11 апрельдә “Җиһан турында” очрашуында Бала Чытырман авылы “Алтын ачкыч” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләрен Космонавтика көне белән таныштырдык, “Җиһан” темасына табышмакларга җаваплар эзләдек, беренче космонавтларның фотографияләрен карадык, җиһан күнегүләрендә катнаштык, урамнарыбызның нинди исемнәр йөртүен искә төшердек. Очрашуыбыз СМФКның уен бүлмәсендә дәвам итте. Монда балалар бертөрле ракеталарны “җиһанга очырды”, капитаннар инопланетяннар сурәтләнгән пазллар җыйды. Бергәләп аппликацияләр эшләделәр, буядылар.
Кечкенәләр өчен “Җиһанга юл” күргәзмәсе әзерләнгән иде.
А. Кривоконь, Бала Чытырман авылы СМФК җитәкчесе.
Читайте нас: