+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
12 апрель 2019, 12:53

Кечкенә артистлар тамаша күрсәттеләр

11 апрельдә Динес авылының “Ләйсән” балалар бакчасында балалар һәм тәрбиячеләр катнашлыгында “Яшел алан” театральләштерелгән тамашасы күрсәтелде.

Билгеле булуынча, 2019 ел Русиядә һәм республикала Театр елы дип игълан ителде. Бу турыда хәтта иң кечкенәләребез – балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре дә белә.Шулай, 11 апрельдә Динес авылының “Ләйсән” балалар бакчасында балалар һәм тәрбиячеләр катнашлыгында “Яшел алан” театральләштерелгән тамашасы күрсәтелде. Чарага кечкенәләр мәктәп укучыларын, укытучыларны, әти-әниләрен, дәү әти-дәү әниләрен чакырган. Шундый зур аудитория алдында балалар рольләрен аеруча тырышып уйнады. Чагу костюмнарны балаларга әти-әниләре теккән, моның өчен аларга рәхмәт белдерделәр. Ә балалар тамашачыларның көчле алкышларын ишетеп куанды, чара азагында укучылар белән бергә күңелле уеннар уйнады.
Читайте нас: