+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
15 апрель 2019, 13:13

Җирле актерлар югары осталыкларын күрсәтте

Кичә Батыр авыл мәдәният йортының “Аманат” халык театры, район мәдәният йортында чыгыш ясап, барлык тамашачыларның сөюен яулады.

Кичә Батыр авыл мәдәният йортының “Аманат” халык театры, район мәдәният йортында чыгыш ясап, барлык тамашачыларның сөюен яулады. Халык драматургы Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” катлаулы психологик драмасын үзешчән актерлар психологик яктан шулкадәр анык һәм төгәл итеп башкарды. Коллективны Театр елына багышланган БР халык театрлары фестиваль-марафоны лауреаты дипломы белән юкка гына бүләкләмәгәннәр. Тамашачылар, спектакль азагында артистларны, аларның осталыкларын данлап, сигез минутка якын кул чапты. Аларга МР хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырганда район башлыгы да бик җылы сүзләрен җиткерде.

Г. Бакиева.
Читайте нас: