+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
22 апрель 2019, 12:36

Федоровка балалар китапханәсендә 19 апрельдә “Театраль төн” күләмле чарасы үтте.

Вакыйга “Китапханә төне-2019” сигезенче Бөтенрусия акциясе кысаларында үткәрелде.

Вакыйга “Китапханә төне-2019” сигезенче Бөтенрусия акциясе кысаларында үткәрелде. Быел бу кичә Театр елына багышланды. Балалар китапханәсе кичәне кызыклы итеп оештырырга тырышты. “Театраль төн” балалар күңел ачу программасы берничә мини-мәйданчыктан торды, аларның һәрберсенең үз исеме бар иде. Башта алып баручы театр тарихы, аның үсеше турында сөйләде, театр дөньясы буенча сәяхәт үткәрде. Арытабан балалар иҗади сынауларда катнашты, “Сүз остасы” экспромт-театрында үзләрен артист ролендә сынап карады. Чагу буяулар ярдәмендә яшь китап укучылар фантазияләрен эшкә җигеп, иҗади талантларын күрсәтте. Яраткан китап геройлары белән маскарад маскалары фотозонасы зур кызыксыну уятты.

Чара күңелле дискотека белән тәмамланды. Вакыт бик тиз үтеп китте, арыган, әмма канәгать балалар өйләренә таралышты.

Е. Имангулова.
Читайте нас: