+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
24 апрель 2019, 12:04

Кирюшкино авылында бик матур концерт үтте

19 апрельдә Театр елына һәм Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган “Бердәм дуслык гөлләмәсе” район фестиваль-марафоны Динес авыл биләмәсенә күчте.

19 апрельдә Театр елына һәм Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган “Бердәм дуслык гөлләмәсе” район фестиваль-марафоны Динес авыл биләмәсенә күчте. Кирюшкино авылында Динес, Новоселка, Веселовка һәм Кирюшкино авыллары үзешчән артистлары катнашлыгында бай, күп жанрлы программалы бик матур концерт үтте. Фестивальдә катнашучыларны Динес һәм Батыр авыл биләмәләре башлыклары Гафаров Рәсим Сәйфулла улы һәм Акчурин Венер Мөнир улы сәламләде.Җыр-биюләр, тамашачыларның күңеленә хуш килгән театр жанры номерлары аша үзешчән артистлар төрле елларның рухын һәм кабатланмас атмосфераны ачып бирде. Район һәм авыл биләмәсенең мәдәни тормышында тагы да бер мөһим вакыйга булды бу. Тантаналы рәвештә эстафета Батыр авыл советы авыл биләмәсенә тапшырылды.
Читайте нас: