+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
26 апрель 2019, 17:53

Хәрби әзерлекләрен һәм экология сакчылары булуларын күрсәттеләр

Район турстанциясендә гомум республика конкурсы кысаларында “Сакчылар, алга” район конкурсы үтте. Анда районның ун мәктәбенең 3-4 сыйныф укучылары командалары катнашты.

Район турстанциясендә гомум республика конкурсы кысаларында “Сакчылар, алга” район конкурсы үтте. Анда районның ун мәктәбенең 3-4 сыйныф укучылары командалары катнашты. Балалар җырлар белән сафта атлауда, маякларга кагылмыйча велосипедта йөрүдә, каршылыклар полосасын үтүдә катнашты. Ә капитаннар, командалары ярдәмендә, “лабиринт буйлап автомашинада йөрде” – болар барсы да тизлеккә булды. Соңыннан чүпне сортларга аеру, суны тазарту буенча ярыштылар. Балаларга гына түгел, олыларга да бик кызыклы чара булды бу.

Г. Бакиева.
Читайте нас: