+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
30 апрель 2019, 15:09

Гүзәллек һәм талант сәхнәне яуларга ярдәм итте

Йокысыз төннәр, тырышып әзерләнүләр, финалда чыгыш ясаулар, дулкынланулар – барысы-барысы да артта калды. “Һылыуҡай-2019” республика гүзәллек конкурсында катнашучы якташыбыз Сәлимә Солтангулова унике финалист арасында лаеклы өченче урын яулады!

Йокысыз төннәр, тырышып әзерләнүләр, финалда чыгыш ясаулар, дулкынланулар – барысы-барысы да артта калды. “Һылыуҡай-2019” республика гүзәллек конкурсында катнашучы якташыбыз Сәлимә Солтангулова унике финалист арасында лаеклы өченче урын яулады!

- Мин һәрвакыт сәхнәне, тамашачыларны яраттым. Тормышымны сәнгать белән бәйләү теләге мине шушы конкурска алып килде дә инде, - ди Сәлимә. – Балачактан биергә яраттым, төрле чараларда катнаша идем, актив булдым. Ә биюгә булган сөюне миндә тәүге хореограф Гөлнара Рафаэль кызы Әминева тәрбияләде, аңа моның өчен чиксез рәхмәтлемен!

Финалга кадәр кызларның һәр көне бүленгән иде: репетицияләр, фотосессияләр, иртәнге “Сәләм” телетапшыруы өчен әзерлекләр. Шулай ук конкурс спонсорлары призларына, “Интернет Һылыуҡайы” исеменә ВКонтакте сайтларында һәм Инстаграмда тавыш бирүләр үтте. Сәлимә аның өчен тавыш бирүчеләргә һәм шушы этапларда ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәтле.

- Финал чыгышымда сәхнәгә чыгар алдыннан бик нык дулкынландым, тез буыннарым калтыранды, хәтта, - дип сөйли ул. – Ләкин залдан көчле ярдәм тоеп, бар дулкынлануым юкка чыкты. Ышанычлы чыгыш ясадым. Әлбәттә, барлык кызлар да республика гүзәле булырлык: барысы да үзенчәлекле, акыллы, бик чибәрләр. Тик җиңүче берәү генә була. Ләйлә Шәкүрованы Гран-прига лаек булуы белән тагы бер тапкыр котлыйм! Ә үзем өченче урын яулавыма бик шатмын! Тәү чиратта әти-әниемә, шулай ук Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Фәрит улы Насретдиновка, барлык Федоровка районы халкына, дусларыма, Федоровка районының якташлык рәисе Зилара Хәмитовага зур ярдәмнәре һәм җылы сүзләре өчен олы рәхмәтлемен. Бу минем өчен бик мөһим иде. Менә шундый әһәмиятле конкурста өченче урын яулавымны акларга тырышачакмын. Тик мин ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга җыенмыйм, арытабан да районыбызны данларга тырышачакмын, - ди Сәлимә.

Без аңа, үз чиратыбызда, актив тормыш позициясе, менә шундый күләмле конкурста район данын лаеклы яклаганы өчен рәхмәт әйтәбез. Аңа укуында да, арытабангы иҗади һәм шәхси тормышында уңышлар телибез.

Алия ВАХИТОВА.
Читайте нас: