+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
8 Май 2019, 12:43

Карга боткасы тәмле!

Коралачык авылы балалары вакытларын бик күңелле үткәрә. Үткән атнада авыл китапханәсе китапханәчесе Г. Вахитова аларны “Карга боткасы” бәйрәменә чакырган.

Коралачык авылы балалары вакытларын бик күңелле үткәрә. Үткән атнада авыл китапханәсе китапханәчесе Г. Вахитова аларны “Карга боткасы” бәйрәменә чакырган. Бу татар халкының иң яраткан, көтеп алган, иң популяр бәйрәмнәренең берсе. Аны гөрләвекләр күңелле чылтырый башлагач, үлән-җирләребез яшәрүгә таба йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә үткәрә торган булганнар. Балалар да көтеп алынган кошларны сәламләде: алар, традиция буенча, йомырка тәгәрәтте, “карга боткасы” ашады, төрле уеннар уйнады. Бәйрәм барсына да бик ошады!
Читайте нас: