+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
13 Май 2019, 12:02

Диктант языгыз – белемегезне тикшерегез!

Башкорт теле буенча халыкара диктант быел 18 майда үтәчәк.

Башкорт теле буенча халыкара диктант быел 18 майда үтәчәк. Республикабыз өчен юбилейлы елда ул беренче тапкыр халыкара статусын алачак. Оештыручылар сүзләренә караганда, Русиядән, чит илләрдән 100 меңнән артык кеше катнашачак. Диктантның төп мәйданчыгы Уфада БДУ базасында урнашачак, аннан башка мәйданчыкларга трансляция алып барылачак. Алар республиканың барлык районнары территорияләрендә, Казан, Ырынбур, Чиләбе, Ханты-Мансийск, Пермь, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләрендә булачак. Чит илдә диктант мәйданчыклары Монреальдә, Оттавада һәм Торонтода (Канада), Нью-Йоркта, Лос-Анджелеста (АКШ), Стамбулда һәм Антальяда (Төркия), Гуанчжоуда һәм Пекинда (Кытай), Нурсолтанда (Казахстан) ачылачак.-Диктантта теләгән һәр кеше катнаша ала, - ди чараны оештыручыларның берсе, Башкорт телен үстерү һәм саклау буенча фонд директоры Гөлназ Йосыпова. – 8 майда, чарага кадәр ун көн кала, диктантның сайтында онлайн-теркәү ачылачак. Сайт диктантны читтән торып – өйдә яки офиста язу, якындагы мәйданчыкны сайлау мөмкинлеген дә бирә. Безнең районда мәйданчыклар Юлдаш, Сәет, Батыр, Яңа Явыш, Бала Чытырман авылларында һәм Федоровка 1нче мәктәбендә урнашачак. Белемнәрен тикшерергә теләгән һәр кеше килә ала. Мондый диктантның төп максаты – республика халыклары телләрен саклау һәм үстерү, башкорт халкының рухи мәдәниятын пропагандалау, халыкның тел мәдәнияты дәрәҗәсен арттыру.
Читайте нас: