+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
13 Май 2019, 17:13

Файдалы киңәшләр марафоны

Иртәгә, Гаилә атналыгының икенче көнендә республикабызның барлык ата-аналары Файдалы киңәшләр марафонында катнашуга чакырыла.

Иртәгә, Гаилә атналыгының икенче көнендә республикабызның барлык ата-аналары Файдалы киңәшләр марафонында катнашуга чакырыла.

Акцияне ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтү хезмәте иртәнге сәгать уннан кичке алтыга кадәр 8-800-347-5000 телефоны аша үткәрәчәк. Махсус чакырылган психологлар киләсе сорауларга җавап бирәчәк:

-балаларны тәрбияләү һәм аларны үстерү, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында:

10.00-12.00 сәгатьтә – Дербеко Наталья Георгиевна (югары категорияле балалар психологы, гипнотерапевт, психологлар ассоциациясе әгъзасы);

12.00-14.00 сәгатьтә – Лялина Евгения Владимировна (балалар, гаилә психологы, нейропсихолог);

-гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында:

14.00-16.00 сәгатьтә – Тагамлицкая Мария Ивановна (клиника психологы, коуч);

16.00-18.00 сәгатьтә – Мостафин Искәндәр Артур улы (педагог-психолог, гаилә медиаторы).

Әгәр дә сезгә компетентлы белгеч консультациясе, катлаулы хәлне чишүдә ярдәм кирәк икән, үзегезнең проблемагыз белән аноним рәвештә бүлешәсегез, психологик ярдәм аласыгыз килә икән, мотлак шалтыратыгыз!
Читайте нас: