+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
13 Май 2019, 16:13

“Изгелек бумерангы” җибәрелә

13 майдан Башкортстан Республикасында Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан гаилә атналыгын үткәрү кысаларында “Изгелек бумерангы” җибәрелә.

13 майдан Башкортстан Республикасында Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан гаилә атналыгын үткәрү кысаларында “Изгелек бумерангы” җибәрелә. Мондый акция республиканың барлык районнарында да үткәреләчәк. Аның кысаларында яңа һәм кулланылышта булган балалар товарлары: мебель, коляскалар, чаналар, велосипедлар, сикергечләр һәм таянып атлау җайланмалары, ашату өчен утыргычлар, шулай ук стерилизация өчен аппаратлар, термик эшкәртү өчен тәгаенләнгән башка товарлар җыю оештырыла. Барлык җыелган балалар әйберләре гаиләләрендә берьюлы ике һәм аннан артыграк балалар туган, ә инде товар җитәрлек күләмдә булганда – ярдәмгә мохтаҗ дип табылган барлык гаиләләргә дә тапшырылачак.
Әйберләрне “Гаилә” үзәкләренә китерергә мөмкин. Сезгә якын булган үзәкнең адресын, шулай ук акция турында тулырак мәгълүматны 8-800-347-5000 бушлай телефоны буенча белергә була. Безнең районда товарларны Федоровка авылы, Социалистик урам, 20 адресы буенча урнашкан “Гаилә” үзәге бүлегенә китерергә мөмкин. Телефон: 8 (34746) 2-26-62.
Балалар әйберләре чиста, төзек булырга тиеш.
Үзегезнең “Изгелек бумерангын” җибәрегез һәм ул сезгә мотлак җылы рәхмәт сүзләре булып әйләнеп кайтачак!
Читайте нас: