+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
15 Май 2019, 11:18

Ата-аналар рульдә

Иртәгә, 16 майда, республика буенча “Ата-аналар рульдә” акциясе үтәчәк.

Иртәгә, 16 майда, республика буенча “Ата-аналар рульдә” акциясе үтәчәк. Бу чара Гаилә атналыгы кысаларында БР буенча Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе ярдәмендә үткәреләчәк. Көн дәвамында “Гаилә” үзәкләре белгечләре волонтерлар белән бергә билгеләнгән урыннарда автомобильләрендә балалар йөрткән водитель-ата-аналарга “Әгәр сезгә минем автомобиль комачаулый икән...” мәгълүмат листовкалары, “Машинада бала!” наклейкалары таратачак. Шулай ук алар юл хәрәкәте хәвефсезлеге, кечкенә пассажирларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен хәтерегезгә төшерәчәк.
Читайте нас: