+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
16 Май 2019, 12:58

Иртәгә “Ана булу талантларны ача” күргәзмәсе ачылачак

Ул 11.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Иртәгә, Гаилә атналыгының бишенче көнендә, “ТОРАТАУ” Конгресс-холлының 1 этажында (З. Вәлиди урамы ягыннан керергә) “Ана булу талантларны ача” күргәзмәсе ачылачак, ул 11.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Күргәзмәдә бала көткән чакта яки бала тапканнан соң, шушы вакыйга белән илһамланып картиналар яза башлаган хатын-кызларның эшләре күрсәтеләчәк. Күргәзмәдә катнашучыларның һөнәри художество белеме юк. Күргәзмәне карарга килүчеләр өчен рәсем төшерү сәнгате һәм төрле техникаларда рәсем төшерү буенча мастер-класслар белән художество остаханәсе оештырылачак.
Читайте нас: