+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
20 Май 2019, 12:10

«Бөтендөнья Парамузыкаль фестиваль-2019» номерларының Бөтенрусия смотрына гаризалар кабул итү ачылды

Катнашучыларның гаризалары 14 майдан 16 июньгә кадәр фестивальнең http://парамузыкальный.рф сайтында кабул ителә.

“Бөтендөнья Парамузыкаль фестиваль-2019”ның оештыручылары балалар һәм яшьләр номерларының Бөтенрусия смотрына гаризаларын кабул итү турында игълан итте. Катнашучыларның гаризалары 14 майдан 16 июньгә кадәр фестивальнең http://парамузыкальный.рф сайтында кабул ителә.Номерлар смотрының максаты – быелгы проектта катнашу өчен мөмкинлекләре чикләнгән чагу балалар һәм яшьләрне ачыклау. Быел фестивальнең чаралары көзен Русия Федерациясенең берничә шәһәрендә булачак. 6 яшьтән 30 яшькә кадәр нинди дә төркем инвалидлыгы булган кешеләр катнаша ала.Художество советының фестивальдә катнашу турында уңай карары булганда, катнашучыны (пара-артистны яки пара-артистлар коллективын) һәм аны бер озатучыны Фестиваль дирекциясе фестиваль чаралары үткәрелүче урынга кадәр һәм кире юллама, страховка, иртәнге аш белән ике урынлы бүлмә, чыгышның һөнәри фотосъемкасы һәм видеосъемкасы белән тәэмин итәчәк.
Читайте нас: