+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
21 Май 2019, 17:07

Башкортстан өмете-2019

Бүген Уфада “Башкортстан өмете-2019” традицион сәләтле балалар форумы ачылды.

Бүген Уфада “Башкортстан өмете-2019” традицион сәләтле балалар форумы ачылды. Форумда Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадаларының йомгаклау этаплары, финанс грамоталылык, Русия Федерациясе республикалары дәүләт телләре буенча олимпиадалар һәм башка интеллектуаль ярышлар җиңүчеләрен һәм призерларын данлаячаклар. Чара барышында яшь катнашучыларның Башкортстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республиканың алдынгы югары уку йортлары ректорлары белән очрашуы планлаштырылган. Чарага шулай ук яшь интеллектуалларның укытучылары да чакырылган, алар сәләтле балалар белән эшләү буенча нәтиҗәле инновацион мәгариф методикалары күрсәтелгән семинар эшендә катнаша.
Читайте нас: