+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
23 Май 2019, 17:59

Конкурста җиңүчеләр бүләкләнде

Бүген Федоровка 2нче мәктәбендә соңгы кыңгырауга багышланган тантаналы линейкада “Ашкадар таңнары” район гәзите редакторы Гөлфия Әхмәрова гәзит редакциясе игълан иткән конкурста җиңүчеләрне бүләкләде.

Республиканың юбилеена багышланган конкурска иншаларны без апрель азагына кадәр кабул иткән идек. Берничә номинациядә йомгаклар ясадык. Федоровка 2нче мәктәбенең 3А сыйныфы укучысы Карина Хәмидуллина эшен туган районына һәм республикага багышлаган, ул кече сыйныфлар арасында җиңү яулады. “Минем яраткан укытучым” номинациясендә Федоровка 2нче мәктәбенең 7А сыйныфы укучылары Милена Никитинаның, Анастасия Константинованың һәм Дилә Әхмәрованың эшләре иң яхшылары дип табылды. “Минем гаиләм һәм сугыш” номинациясендә Федоровка 2нче мәктәбенең 9А сыйныфы укучылары Юлиана Сергееваның һәм Елена Анчинаның иншалары беренче урынга чыкты.Аларның барсына да дипломнар һәм татлы призлар тапшырылды. Җиңүчеләрне тагы бер тапкыр котлыйбыз!
Читайте нас: