Федоровка 2нче мәктәбендә бүген яңгыраган соңгы кыңгырау уку елы тәмамлануын белдерде. Чыгарылыш сыйныфы укучылары матур вальста әйләнде, ә аларның ата-аналары, укытучылары битләре буйлап тәгәрәгән яшьләрен сөртте. Үтте балачак, ә алда – кызыклы мәлләргә бай олы тормыш көтә. Ак юл сезгә, егетләр һәм кызлар, барлык башлангычларыгыз да уң булсын!