+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
28 Май 2019, 12:41

Үткән якшәмбе күпләр өчен бәхетле көн булды!

Чөнки безнең районга популяр башкорт һәм татар эстрадасы җырчысы, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин килде.

Чөнки безнең районга популяр башкорт һәм татар эстрадасы җырчысы, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин килде. Тамашачыларга ул үзенең иҗат коллективы белән бергә “Утсыз төтен” дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итте. Әйтергә кирәк, концертка килми калганнар бик күптән мәхрүм калды – тамаша бик югары кимәлдә үтте! Үзенең искиткеч матур тавышы белән онытылмас хис-тойгылар бүләк итте, күңелләргә үтеп керерлек моңы белән тамашачыларны елатты да ул. Чагу биюләре белән биючеләр дә шатландырды. Ике сәгать югар сыйфатлы музыка бүләк итте алар безгә. Шундый шәп иҗади хезмәтегез, озакка хәтердә калырлык кичә бүләк иткәнегез, хыялыбызны тормышка ашырганыгыз өчен чиксез рәхмәтләр сезгә!
Читайте нас: