+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
11 июнь 2019, 15:50

“Ашкадар таңнары” конкурсының җиңүчеләре “Джем” кафесында ял итәчәк

Шушы көннәрдә гәзитебезне кулларына тотып төшкән балалар фотографияләре конкурсы тәмамланды.

Шушы көннәрдә гәзитебезне кулларына тотып төшкән балалар фотографияләре конкурсы тәмамланды. Безгә сигез фотография җибәрделәр, алар арасыннан тавыш бирү ысулы белән ике җиңүче билгеләнде. Айлина Хәсәнованың сертификаты артыннан редакциябезгә аның туганы килде. Ә Сабина Дилмөхәммәтова өчен сертификатны “Ашкадар таңнары” район гәзите редакторы Гөлфия Әхмәрова кечкенә җиңүченең әтисе Әлфир Дилмөхәммәтовка тапшырды. Тагы бер тапкыр җиңүчеләрне котлыйбыз һәм “Джем” кафесында күңелле ял итүләрен телибез!
Читайте нас: