Әйе-әйе, ялгышмыйсыз, ул алты яшьлек кызчык – Елена Андреевна Александрова! Лена Стәрлетамак шәһәреннән кунакка кайткан һәм, әлбәттә, үткән ял көннәрендә сабан бәйрәменә барган. Кечкенә җиңүчегә истәлекле бүләк тапшырганнар. Тагы да Ленага Розалия Салиховадан осталык дәресендә имбирь перәннекләрен бизәү бик ошаган.