+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
13 июнь 2019, 14:05

“Әйдәгез Пушкинны укыйк”

Ел саен Новоселка китапханәсендә Русиянең Пушкин көненә багышланган чаралар үткәрелә.

Ел саен Новоселка китапханәсендә Русиянең Пушкин көненә багышланган чаралар үткәрелә. Мәктәп каршындагы җәйге лагерьга йөрүчеләр өчен Александр Сергеевичның әкиятләре буенча “Әйдәгез Пушкинны укыйк” игътибарлылар һәм белемлеләр конкурсы үтте. Әкият геройлары үзләренең кылыклары белән яхшыны яманнан, дөресне ялганнан аерырга, гадел, батыр булырга өйрәтә. Чара башында балалар Александр Сергеевичның барлык әкиятләрен искә төшерергә тырыштылар. Баксаң, алар биш әкиятне яхшы белә икән. Тик авыл китапханәсе мөдире И. Данилова яшь китап укучыларны шагыйрь язып бетмәгән тагы бер әкият – “Сказка о медведихе” белән таныштырды. Арытабан “Геройны таны”, “Кайсы әкиттән юллар”, “Дөресме яки юкмы” конкурслары һәм уеннары башланды. Балалар уеннарда актив катнашты һәм Пушкин әсәрләрен яхшы белүләрен күрсәтте. А.С. Пушкин әкиятләре буенча куелган театрлаштырылган тамаша чараның чагу финалы булды. Укучыларыбызның яраткан шагыйребезнең иҗатын яхшы белүләре куанычлы.

И. Данилова,

Новоселка авылы китапханәчесе.
Читайте нас: