+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
1 июль 2019, 17:29

«Торатау йыйыны»нда безнең тирмә “фотостудия” булды

Шимбә көнне Ишембай районында Торатау тавы итәгендә “Торатау йыйыны” республика бәйрәме үтте.

Шимбә көнне Ишембай районында Торатау тавы итәгендә “Торатау йыйыны” республика бәйрәме үтте. Анда безнең район делегациясе дә катнашты. Ике тирмә куелды, халык осталарының кул эшләре күргәзмәләре, осталык дәресләре оештырылды. Бала Чытырман авылы күпфукнцияле клубының “Замандаш” халык ансамбле, “Яшьлек” бию ансамбле җыр һәм бию, милли ашлар белән кунакларны каршы алды.

Районыбыз тирмәсенең стеналарына борынгы паласлар, милли бизәкләр белән бизәлгән башкорт костюмнары эленгән, борынгы савыт-саба тезелгән, уртада милли ризыкларга бай өстәл куелган иде – болар барсы да ата-бабаларыбыз көнкүрешенең атмосферасын ачып бирде. Кунакларга тирмәнең бизәлеше ошады, алар борынгы әйберләрне кызыксынып карады, фотога төште.

Алсыу Тәтегәчева.
Читайте нас: