Июль ае башында Ырынбурда Волга буе Федераль округының хәрби-патриотик мәктәпләре, клублары һәм берләшмәләренең “Ватанның тугры уллары” Төбәкара Спартакиадасы булды.
Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгын каршылап үткәрелде. Анда хәрби-гамәли спорт төрләре буенча төбәк ярышлары, слетлары, спартакиадалары җиңүчеләре катнашты.
Безнең республиканы Күмертау шәһәренең “Гефест” хәрби-патриотик һәм районыбызның “Русия патриоты” үзәкләре тәрбияләнүчеләреннән булдырылган җыелма команда күрсәтте. Балалар 11 призлы урын яулап, Волга буе Федераль округының 14 командасы арасында икенче урынга чыкты! Аларны котлыйбыз һәм арытабан да тик уңышлар телибез!