+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
17 июль 2019, 17:27

Балалар өчен күңелле көннәр

Бала Чытырман авылы балалары бер көн дә уенсыз, күңел ачусыз тормый.

Бала Чытырман авылы балалары бер көн дә уенсыз, күңел ачусыз тормый. Кичә дә алар Беренче май урамында урнашкан уен мәйданчыгында җыелды. “Салават күпере ” һәм “Күңелле кояшкайлар” дигән ике команда, бер-берсен сәламләп, ярышта катнашуга әзерләнде. Күпфункцияле клуб һәм китапханә хезмәткәрләре аларга “Җәйдән табышмаклар”, “Әйе яки юк”, “Кайтаваз”, “Водительләр”, “Капкан”, “Бозык телефон”, “Әкрен йөрсәң – ерак китәрсең”. Стоп!” уеннарын һәм конкурсларын тәкъдим итте. Ике команда да биремнәрне яхшы үтәде, тик “Салават күпере” бер аз гына алга чыкты. Ярышта барлык катнашучыларга да татлы призлар тапшырылды, беркем дә читтә калмады. Афәрин, малайлар һәм кызлар!

Динара Маукаева,

Бала Чытырман авылы күпфункөияле клубының мәдәни оештыручысы.
Читайте нас: