+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
26 июль 2019, 13:14

Күңелле һәм шау-шулы су бәйрәме

23 июльдә Новоселка авыл мәдәният йорты янында күңелле һәм шау-шулы су бәйрәме – Нептун көне үткәрделәр.

23 июльдә Новоселка авыл мәдәният йорты янында күңелле һәм шау-шулы су бәйрәме – Нептун көне үткәрделәр. Чарада өлкәннәр дә, балалар да, шулай ук каникулга әби-бабайларына кунакка кайткан авылның кечкенә кунаклары да катнашты. Аларны су персонажлары итеп киендерделәр. Төп герой әлбәттә Нептун булды. Бергәләп авыл буасына юлландылар. Анда, буа ярында мавыктыргыч конкурслар, уеннар, ярышлар оештырдылар. Ә чара азагында барсы да бергә су кереп чыктылар. Бәйрәмгә килгәннәр шундый кызыклы чарадан канәгать калды.
Читайте нас: